Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада хезмәт ветераны Валентина Куренщикованы юбилее белән котладылар

Ул үзенең 35 елдан артык гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый, шуның 27 елын Кукмара икенче урта мәктәбендә укыта.

Кукмарада яшәүче Валентина Куренщикова үзенең 95 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Валентина Васильевнаның исеме берничә буын кукмаралыга таныш. Хезмәт ветераны үзенең 35 елдан артык гомерен мәктәпкә багышлый, шуның 27 елын Кукмара икенче урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта. Аның күп кенә укучылары инде үзләре лаеклы ялда булса да, алар үз укытучыларын бик яхшы хәтерли.

Мәгариф ветеранын котларга район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Регина Мусина, хезмәттәшләре килгән иде. Юбилярга Россия Президентының котлау открыткасы, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Җылы әңгәмә барышында Валентина Васильевна үзе укыткан балаларны, мәктәптә эшләгән елларын искә төшерде.

«Әлбәттә, яшь үзенекен итә. Вакыт узу белән күп вакыйгалар онытыла. Казандагы укытучылар институтын тәмамлагач, мине Яңа Чүриле авылы мәктәбенә эшкә җибәрделәр. Ул чагында кайбер укучылар миннән яшь буенча олырак та иде әле. Анда мин үземнең булачак тормыш иптәшемне очраттым. Очрашып йөрдек, өйләнештек. Аннары иремне Кукмарага эшкә җибәрделәр. Мин 27 ел икенче мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укыттым», - ди ветеран.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk