Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада Татарстанның суд хезмәткәрләре өстәл теннисы буенча бәйгедә көч сынашты

Чарада 13 команда, 40тан артык спортчы катнашты.

«Зилант» спорт мәктәбендә Татарстан Республикасы судлары арасында өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Бәйге Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган иде.

Чарада 13 команда составында 40тан артык спортчы катнашты. Спорт бәйгесе ике этапта үтте.

Беренчесе - команда белән һәм катнаш парлар (ир-егетләр һәм хатын-кызлар), икенче этап - ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында шәхси ярышлар.

«Өстәл теннисы буенча ярышларда беренче тапкыр гына катнашмыйбыз. Көндәшләр көчле, шулай да без җиңүгә өметләнәбез», - ди Әлмәт шәһәр суды рәисе ярдәмчесе Рөстәм Сәләхетдинов.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев