Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада сугышта һәлак булганнар истәлегенә чыршы үсентеләре утырттылар

Чара район башлыгы Сергей Димитриев катнашында узды.

Җиңү көне алдыннан Кукмарада «Хәтер бакчасы» акциясе узды. Анда район башлыгы Сергей Димитриев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин һәм башкалар катнашты. 

Чара кысаларында Атлас Булатов исемендәге парк янына  чыршы үсентеләре утыртылды. Һәр агач - тыныч тормышта яшәүчеләрдән Хәтер һәм рәхмәт символы.

Агач утыртуда районның яшьармиячеләре дә актив катнашты. Аларның сүзләренә караганда, бу акция генә түгел, ә ата-бабаларыбызның батырлыгын искә төшерү традициясе дә.

«Бу агачлар Ватаныбызны саклаучылар истәлегенә үсеп китсен иде. Без үсентеләр утыртырга булышып кына калмыйбыз, ә территорияне яшелләндерәбез. Алар бик тиздән үсеп китәчәк һәм әлеге чарада катнашуыбызны хәтерләтеп торачак. Мин бүгенге акциядә катнашуыма шатмын», - диде яшьармияче Михаил Волосов.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев