Кукмарада Нурминкә яр буен төзекләндерү эшләре бара (фото)
Су зоналарын саклау елы уңаеннан гына түгел, гомумән, Кукмара үзәген матурлау максатыннан Нурминкә яр буен төзекләндерү эшләре бара. Әлеге хезмәт зур көч һәм вакыт сорый. Шуңа күрә, төзелеш эшләре башланганчы, район җитәкчелеге барлык хезмәт коллективларына яр буйларын агачлардан, чүп үләннәреннән чистартуда актив катнашуларын сорап мөрәҗәгать итте. 20 июньнән башлап, график...
Су зоналарын саклау елы уңаеннан гына түгел, гомумән, Кукмара үзәген матурлау максатыннан Нурминкә яр буен төзекләндерү эшләре бара. Әлеге хезмәт зур көч һәм вакыт сорый. Шуңа күрә, төзелеш эшләре башланганчы, район җитәкчелеге барлык хезмәт коллективларына яр буйларын агачлардан, чүп үләннәреннән чистартуда актив катнашуларын сорап мөрәҗәгать итте.
20 июньнән башлап, график нигезендә, һәр коллектив көченнән килгәнчә әлеге эштә катнаша. Без, редакция хезмәткәрләре дә, бик теләп бу акциягә кушылдык: Ядегәр мәктәбе белән берлектә узган ел киселгән агачларны текә ярдан өскә менгердек, яңалырын кисеп-тураклап, ул урынны чистартып, Кукмарабызны матурлауга үзебездән өлеш керттек.
Кичә, эш барышын газетада да яктырту максатыннан, Нурминкә тирәсен әйләнгән идек. Бу көнне Түбән Өскебаш урта мәктәбе коллективы булышырга килгән иде. "Укытучыларның, техник хезмәткәрләрнең җәйге ял вакыты булса да, бердәм булып килдек, - ди мәктәп директоры Илнур Муллахмәтов. - Кулыбызда - көрәк, балта, тырма,чиләк."
Әмма иртәнге сәгать тугыз булса да, алар әле эшкә керешмәгәннәр иде. Чөнки "эш фронтын" күрсәтүче, аңлатучы булмаган. Сәгать унынчы киткәч кенә алар эшкә тотындылар. Җәй көне болай да эш-мәшәкатьләр җитәрлек, һәр минут кадерле. Бу турыда чистарту эшләрен оештыру буенча җаваплы кешеләр онытмасыннар иде.
Лилия НУРГАЛИЕВА тексты һәм фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев