Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлар парламент берләшмәсенең күчмә утырышы узды

Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова үзенең чыгышында билгеләп узганча, хатын-кыз депутатлар берләшмәсе ел саен күпсанлы чаралар, шул исәптән халык белән очрашулар уздыра

Кукмарада “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлар парламент берләшмәсенең күчмә утырышы узды. Шәһәрнең гүзәл затлары белән очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина һәм башкалар катнашты.
“Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутлар берләшмәсе Татарстан Дәүләт Советында үзенең эшчәнлеген 2009 елдан алып бара.

Татьяна Ларионова үзенең чыгышында билгеләп узганча, хатын-кыз депутатлар берләшмәсе ел саен күпсанлы чаралар, шул исәптән халык белән очрашулар уздыра.

-Нәкъ менә мондый төр аралашу безгә дөрес итеп карарлар, законнар кабул итәргә һәм аларны контрольдә тотарга мөмкинлек бирә, - дип өстәде ул. – Республикабызның Дәүләт Советы - ул 100 депутат. Шуларның нибары 15е генә - хатын-кызлар. Әмма без дә һәрчак үз сүзебезне әйтәбез. Аеруча социаль сәясәт, тормыш сыйфаты, гаилә сәясәте турындагы сораулар игътибардан читтә калмый.
Шулай ук кунаклар районның әйдәп баручы оешмаларында да булдылар.

фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk