Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада милли көрәш буенча район башлыгы призына беренчелек узды

Анда 9 авырлык категориясендә 90 спортчы катнашты. Көрәш ике келәмдә барды.

«Барс Арена» спорткомплексында милли көрәш буенча район башлыгы призына беренчелек узды. Анда 9 авырлык категориясендә 90 спортчы катнашты.
Көрәш ике келәмдә барды. Кичкә таба гына һәр авырлык категориясендә җиңүчеләр билгеләнә башлады.

Район спорт көрәше федерациясе рәисе, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы, үзе дә милли көрәштә зур уңышларга ирешкән Рафак Хәлиуллин милли көрәшнең халкыбыз өчен традицион спорт төре булуын билгеләп үтте.

«Хөрмәтле спортчылар, ветераннар һәм спорт сөючеләр, сезне елның беренче турнирында күрүебезгә шатбыз. Бу спорт төре – бабаларыбыз иҗат иткән милли горурлык. Без халкыбызның телен, мәдәниятен, традицияләрен генә түгел, милли спорт төрен дә сакларга тиеш. Көрәш һәркемне берләштерә, тәрбияли, холыкны чыныктыра. Һәммәгезне дә спорт бәйрәме белән котлыйм. Иң көчлеләр җиңсен», - диде ул.

Әлеге спорт чарасы авыл җирлекләре арасындагы район спартакиадасы таблицасына өстәмә баллар алып килә. Ярышта җиңүчеләргә – медаль, грамота һәм акчалата бүләкләр, ә беренче урын алган командага күчмә Кубок һәм диплом тапшырылды.

Җиңүчеләр:

60 килограмм: Илсур Гыймадетдинов (Байлангар),
65 килограмм: Динар Фәттахов (Олыяз),
70 килограмм: Муса Мостафин (Сәрдекбаш),
75 килограмм: Ришат Дәүләтшин (Олыяз),
80 килограмм: Илфат Тимергалиев (Олыяз),
85 килограмм: Илнур Гобәйдуллин (Олыяз),
90 килограмм: Җәмил Закиров (Олыяз),
100 килограмм: Рөстәм Газизуллин (Зур Кукмара),
100 килограммнан югары: Ринат Дәүләтшин (Олыяз).

Командалар арасында:

1нче урында – Олыяз авыл җирлеге,
2нче урында – Байлангар авыл җирлеге,
3нче урында – Сәрдекбаш авыл җирлеге.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk