Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада «Май чабу» бәйрәме узды

Күңел ачу карачкы яндыру белән тәмамланды.

Бүген Кукмараның Комсомол мәйданында «Май чабу» бәйрәме үткәрелде. Бу инде безнең районда күптәннән  матур традициягә әверелде.

Мәдәният, балалар мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре бу көнне һәркем бәйрәм атмосферасын һәм Май чабуның бөтен гүзәллеген тойсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырыштылар. 

Кыш та бирешергә ашыкмады, салкын җил битләрне чеметтерде. Әмма бәйрәм кунаклары туңмасын өчен, җырлар, конкурслар һәм спорт ярышларында катнашып күңел ачтылар. Шулай ук кайнар чәй һәм тәмле коймак белән сыйландылар. Бәйрәм карачкы яндыру белән тәмамланды.

Фото: Алсу ГАТАУЛЛИНА/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk