Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада халык җыенында дәваханәдә лор-табибның кирәклеге, урамнарга асфальт җәю мәсьәләләре күтәрелде

Җыен Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, район башлыгы Сергей Димитриев, аның урынбасарлары, төрле оешма җитәкчеләре катнашында узды.

Район Мәдәният йортында халык җыены үткәрелде. Чарада Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, район башлыгы Сергей Димитриев, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин һәм башкалар катнашты.

Чарада район башлыгы узган елда башкарылган эшләр турында чыгыш ясады. Ул аны рәхмәт сүзләре белән башлады. Чөнки безнең район тарихта беренче тапкыр “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнде. Муниципалитет сөт җитештерү буенча рекорд күрсәткечләргә чыкты. Сергей Димитриев билгеләп үткәнчә, 2019 елгы нәтиҗәләр аграр секторның алга таба үсеш өчен яхшы потенциалга ия булуын раслый.

Гражданнар җыены шәһәр халкы һәм хакимият вәкилләре арасында үзенчәлекле күпер булып тора. Нәкъ менә шундый очрашуларда кешеләр үзләрен борчыган сорауларын, теләк-тәкъдимнәрен турыдан-туры җиткерә ала. Кукмара халкы Гафиятуллин урамында мунча кайчан ачылачагы, Вахитов урамында “тегүчеләр йорты”ның авария хәлендәге торак программасына керүе, Җиңүнең 50 еллыгы урамына асфальт салынуы, район үзәк дәваханәсендә кайчан лор-табиб эшли башлавы һ.б. белән кызыксынды.

Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмады.

фото: Фәнил Мәрсетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk