Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада «Җиңү диктанты»н 62 кеше язды

Акциядә мәктәп укучылары, укытучылар, активистлар һәм Бөек Ватан сугышы тарихына битараф булмаган кешеләр катнашты.

Кукмарада «Җиңү диктанты»н 62 кеше язды. Бүген Манзарас урта мәктәбендә Бөтенроссия тарихи акциясе узды.

Анда мәктәп укучылары, укытучылар, активистлар һәм Бөек Ватан сугышы тарихына битараф булмаган кешеләр катнашты.

45 минут эчендә БДИ технологиясе буенча булдырылган 25 сорауга җавап бирергә кирәк иде. Оештыручыларның сүзләренә караганда, сораулар профессиональ тарихчылар тарафыннан эшләнгән һәм Федераль институт экспертизасын узган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: мондый диктант өлкәннәрдә генә түгел, укучыларда да кызыксыну уятты.

«Миңа күбрәк математика фәне якын. Сораулар гади түгел, әмма кызыклы булды», - дип, кичерешләре белән уртаклашты унынчы сыйныф укучысы Рәмис Шакиров.

Манзарас мәктәбе укучысы Джанет Хуппеева да бу чарага бик җаваплы әзерләнгән.

«25 сорауның барысына да җавап бирдем. Бик тырыштым, кичә көне буе әзерләндем. Тарих – минем яраткан фәннәремнең берсе, шуңа күрә белемнәремне тикшерү үземә дә кызыклы иде. Тарихи һәйкәлләр, мемориаллар белән бәйле сораулар катлаулы кебек тоелды, ә менә фотографияләр буенча конференциянең исемен билгеләү авыр булмады», - диде ул.

Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк: «Җиңү диктанты»нда җиңүчеләргә югары уку йортларына укырга кергәндә өстәмә баллар биреләчәк: Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы барлык уку йортларының да абитуриентлары портфолиосына «Җиңү диктанты» акциясен кертергә тәкъдим иткән иде.

Шулай ук диктантны чара уздырылган көнне сайт яки кушымта аша онлайн да язарга мөмкин.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk