Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада элмәтакталар дөрес язылганмы?

Шәһәрдә телләрнең ничек кулланылуына күзәтү ясарга булдык. Берничә урамны – үзәк һәм эчкәре урамнарны йөреп чыктык.

Татарстан Республикасында рус һәм татар телләре дәүләт телләре булып санала. Күпләр игътибар иткәндер инде: шәһәребез урамнары, кибет, оешма исемнәре, элмәтакталар ике телдә языла.  Гади халык, почтальоннар, ашыгыч ярдәм, полиция хезмәткәрләре, янгын сүндерүчеләр әнә шул язулар буенча кирәкле урынны таба. Без урамнарның исемнәренә шулкадәр күнектек ки, рус телендә язылганмы яисә татарчамы - игътибар да итмибез.

Язма әзерләнгән арада шәһәрдә телләрнең ничек кулланылуына күзәтү ясарга булдык. Берничә урамны – үзәк һәм эчкәре урамнарны йөреп чыктык. Кукмарада 126 урам бар һәм аларның барысын тикшерү мөмкин түгел. 

Шунысы сөенечле: барлык диярлек учреждениеләрнең исемнәре тулысы белән татар һәм рус телләрендә күрсәтелгән, элмәтакталар да ике телдә язылган. Әмма шәһәр үзәгендә күбрәк Пушкин теле кулланылган. “Народный”, “Дом книги”, “Все для Вас”, “Дуэт”, “Аптечный пункт”, “Обувной рай”, “Пудра”, “Седой граф” дигән исемнәр очрый.Соңгы икесен без хезмәттәшләребез белән тәрҗемә итеп карадык. “Пудра”  - “Кершән”, “Седой граф”  “Чал чәчле граф” дигәнне аңлата. Тәрҗемә итүгә мохтаҗ булмаган исемнәр дә очрый: “Глобус”, “Ратмир”, “Магистрат”, “Версаль”, әмма эшмәкәрләр эш режимын, төшке ял вакытларын ике телдә күрсәткәннәр. Инглиз телендәге элмәтакталар да әз түгел: “Barber shop”, “Botanica”,  “Aisha shop”. Гаҗәпләнмәслек: заманы шундый бит. Әмма чит телдәге исемнәргә караганда, “Сандугач”, “Күчтәнәч”, “Бәрәкәт” исемнәре күңелгә якынрак.

Шәһәрнең эчкәре районнарында күбрәк Тукай телен яраталар. Анда “Каймак”, “Солтан”, “Дуслык”, “Намус” кебек татарча исем бирелгән кибетләр аз түгел. 

- Килешәм: урам исемнәре, күрсәткечләр, элмәтакталар ике телдә булырга тиеш. Шунысы мөһим: тәрҗемә  дөрес һәм аңлаешлы булсын. Күпләр рус һәм татар телләрен белә, шуңа күрә аларга укып карау һәм аңлау кыен түгел. Мәсәлән, безнең балалар бакчасында билингваль белем бирелә, телләр уеннар ярдәмендә өйрәтелә. Балаларга ошый, ата-аналар да канәгать, - ди “Чулпан” балалар бакчасы мөдире Ландыш Идиятуллина.
Урам исемнәренә килгәндә,  барысы диярлек ике телдә язылган. Мәсәлән, “Улица Ленина” - “Ленин урамы”, “Лесная” – “Урман ягы урамы”, “Улица Юности” – “Яшьләр урамы”. Әлбәттә, урам исемнәрен тәрҗемә итү кирәкме-юкмы, бу хакта фикерләр күп. Кайберләре бит тәрҗемә ителми, әйтик “Чулпан”. 

- Без инде урам исемнәрен русча әйтергә күнеккән. Әгәр таксистка, Яр буе урамына алып  бар әле, дип әйтсәң, ул, кайда әле бу урам, дип аптырашка калыр. Әгәр инде Набережная урамы дисәң, бернинди сорау тумас, - дип, үз фикерен белдерде үтеп баручы.

Ә менә Бертуган Комаровлар тимер юл тукталышындагы элмәтакта рус һәм инглиз телендә язылган.

- Безнең районда барча халык дус, тату яши. Бер-беребезнең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итәбез. Ике дәүләт телен – рус һәм татар телләрен беләбез. Минемчә, элмәтакталар ике телдә булырга тиеш. Әйтик, авыл җирендә яшәүчеләрнең кайберләре рус телен камил белми, шуңа күрә, шәһәргә килгәч, кайбер күрсәткечләрдәге язуларны аңламаулары бар. Хәзер Кукмарада исемнәре чит телдә һәм инглиз хәрефләре белән язылган кибетләр барлыкка килде. Әлбәттә, матур элмәтакта игътибарны җәлеп итә, әмма бу сәүдә нокталарының хуҗалары чит исем янына үзебезчә аңлатма язсыннар иде, - ди бер кукмаралы.

Район прокуратурасында халык өчен мәгълүмат рус һәм татар телләрендә генә түгел, удмурт һәм мари телләрендә дә язылган.

- Без кешеләргә уңайлы булсын өчен шулай эшләдек. Халык белән урыннарга барып очрашулар һәм аралашулар шуны күрсәтте: районда яшәүче халыкның барысы да рус телен аңлый дип әйтеп булмый, - дип аңлатма бирде прокурор Ришат Шакиров.

фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk