Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада дәүләт телләре турындагы закон үтәләме?

Күптән түгел Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында дәүләт телләре турындагы законны тормышка ашыруга багышланган киңәшмә узды. Аны премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразиев алып барды, һәм ул җитәкчеләргә катгый бурычлар билгеләде: теләсә кайсы оешма, учреждение, сәүдә объектларындагы элмә такталар, реклама, юл күрсәткечләрендә язулар ике телдә булырга тиеш

Республикада рус һәм татар телләре икесе дә тигез хокуклы, һәм аларның берсенә генә өстенлек бирелми. Авыл җирлекләрендә яшәүче күп кенә җирле халык рус телен начар белә һәм авырлык белән аралаша. Бу бигрәк тә гомер буе бер урында яшәгән өлкәннәргә кагыла. Аларга, чыннан да, рус телендә язылган элмә тактасын уку авыр булырга мөмкин.


- Районда 1993 елда кабул ителгән “Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы” закон таләпләрен үтәү контрольдә тотыла. Республика дәүләт телләренең берсе турында мәгълүмат булмау административ хокук бозу булып тора, аның өчен штраф каралган. Әлегә кисәтү ясала, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина.


Гадәттә, күп кеше, шул исәптән, почтальоннар, махсус хезмәт вәкилләре, таксида эшләүчеләр адреслы элмә такталар буенча ориентлаша. Без белгечтән йортка куелучы әлеге тактаның нинди үлчәмдә булырга тиешлеге белән кызыксындык.


- Беренче чиратта, элмә такталар аермачык итеп язылган, анда мәгълүмат яхшы укыла торган булырга тиеш. Аншлаг, йорт саннары өйнең алгы өлешенә 2-2,5 метр биеклектә урнаштырыла. Аншлагның үлчәме – 700X200 мм. Урам, тыкрык исеменең татар һәм рус телләрендә язылган булуы шарт. Ул өйнең почмагына беркетелә, - диде ул.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина сүзләренә караганда, ел башында торак йортларда, сәүдә объектларында адреслы элмә такталарның булуы һәм мәгълүматларның телләр турындагы закон таләпләренә туры килү-килмәве визуаль рәвештә тикшерелгән. Билингваль урам күрсәткечләре 1500 данәне тәшкил итә. 2019 елда ике дәүләт телендә язылган 517 урам күрсәткече куелган.
Ә менә сәүдә маркалары, кибет исемнәре тәрҗемә ителми икән. Әмма башка мәгълүмат, ягъни эш сәгатьләре һәм аның нинди хезмәт төре күрсәтүе, әйтик, кибетме, әллә матурлык салонымы икәне ике дәүләт телендә языла. Удмурт, мари авылларында учреждение исемнәре өч телдә күрсәтелә. Без моңа халык җыеннары вакытында да игътибар иттек.
Кукмарада күпчелек дәүләт учреждениеләре үзәк урамда урнашкан. Керү юлында ике яктан да юридик исемнәре, эш сәгатьләре рус һәм татар телләрендә язылган. Шулай ук күпфатирлы йортлардагы элмә такталарда да урам исемнәре ике дәүләт телендә. Әмма бары тик рус телендә генә язылган, шул рәвешле закон таләпләренә туры килмәүче берничә сәүдә ноктасы да табылды.

Ә кайбер урам исемнәренә тәрҗемә ясарга кирәкме соң? Бу - аерым сорау. Кукмарада күп кенә урамнарга талантлы шәхесләр исеме бирелә. Әйтик, Ленин, Ворошилов, Чернышевский, Вахитов. Бер караганда, бернинди тәрҗемә дә кирәкми кебек. Ә менә Цветочная, Планетарная дигәнне ничек тәрҗемә итәргә? Бәлки шулай гына калдырыргадыр...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk