Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада десантчыларга һәйкәл куелды

Парашют гөмбәзе сыман ясалган һәйкәлгә «Бездән башка беркем дә түгел» дигән сүзләр язылган.

Һава десантлары гаскәрләренә 90 ел тулу уңаеннан, Кукмарада десантчыларга һәйкәл ачылды. Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, ВДВ генераль штабы офицеры, полковник, якташыбыз Алексей Егоров, район хәрби комиссары Равил Гафиев, десантчылар катнашты.

Парашют гөмбәзе сыман ясалган һәйкәл Хәтер Паркына урнаштырылган. Анда «Бездән башка беркем дә түгел» дигән сүзләр язылган.

«Һәйкәл зәңгәр беретлар көче белән куелды. Егетләр анда чәчәкләр салдылар. Тантанада десантчыларга истәлекле дата уңаеннан медальләр тапшырылды», - диде һава-десант гаскәрләре ветераны Рамил Хәйруллин.

Бәйрәмне концерт номерлары бизәде, спорт уеннары оештырылды. Кич белән бәйрәм салюты булды.

фото: Рамил Хәйруллин

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk