Кукмарада алтын туй ияләрен котладылар
Ирле-хатынлы Галимҗановлар 1971 елда таныша.
Рәфкать Рәүф улы һәм Миңниса Абдулла кызының гаилә тормышы елъязмасы нәкъ ярты гасыр элек башлана.
Истәлекле дата белән аларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин һәм ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре котлады. Аларның исемнәре Гаилә тормышының мактаулы юбилярлары китабына кертелде.
Бу гаиләнең тормыш нигезе - хезмәт. Гаилә башлыгы Рәфкать абый 30 елга якын Пермь өлкәсендә шахтер булып эшләгән, Миңниса апа шунда ук җирле хастаханәдә пешекче булып хезмәт куйган, аның барлыгы 52 ел хезмәт стажы бар. Галимҗановлар өч кыз тәрбияләп үстергәннәр: Римма, игезәкләр Рәмзия һәм Тәнзилә. Хәзер оныкларына һәм оныкчыкка сөенеп яшиләр.
«Мин үзем - Арча районыннан, хатыным - Кукмара районының Балыклы авылында туып-үскән. 1969 елда армиядә хезмәт итеп, мин Пермь өлкәсенә шахтага эшкә киттем. Кизел шахта поселогында безнең тунаннар яши иде. Әти-әнинең анда җибәрәселәре килмәгәч, кунакка барам, дип ялганларга туры килде. Аннары күп елларга анда калдым», - дип искә ала гаилә башлыгы Рәфкать абый.
Әңгәмгә Миңниса апа кушылды:
«Кизел поселогында безнең апа яши иде. Бервакыт әни аның янына китте дә, күпмедер көннән, эштән сорап, мин аны алырга бардым. Анда булачак ирем белән таныштым. Ул миңа кибеттән сумкаларымны күтәреп кайтырга булышты, кич белән кинога чакырды. Икенче көнне мин кире кайтып киттем. Әмма ул минем адресны эзләп табып хат язды. Ел ярым хат языштык. Аннары ул мине алырга кайтты. Безнең гаилә тарихы шулай башланды».
Галимҗановлар сүзләренә караганда, гаиләдә иң мөһиме: тугрылык һәм бер-береңне аңлап яшәү.
Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев