Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара ветераннарына Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырылды

Юбилей медальләренТатарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллиналар тапшырды.

Бүген Кукмара районында яшәүче ветераннар Әхәт Вәлиевка, Габделвахит Шәмсетдиновка, Фоат Фәтхрахмановка, Борһан Сәлахетдиновка Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан истәлек медальләре тапшырылды. Юбилей бүләкләрен Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина тапшырды.

 

Өлкән буын вәкилләренең барысы да үз акылларында һәм нык хәтерле булулары куандыра. Алар исем-фамилияләрне, даталарны бик яхшы хәтерли. Хатирәләрдән тыш, ветераннарның орден-медальләре, Мактау грамоталары да күп.

Кунаклар ветераннарга Җиңүгә керткән өлешләре һәм тыныч күк йөзе өчен рәхмәт белдерде.
Сугыш башланганда Әхәт Вәлиевка 17 яшь була. Ул Монголиядә хезмәт итә. Туган якларына 1950 елда гына кайта. Әхәт абый авылда яхшы биюче була. «Ул һәрвакыт Сабантуйны үзенең биюе белән ачып җибәрә идее», - дип искә ала балалары.

«Хәзер дә биер идем, кызганычка каршы, аякларым гына элеккеге кебек түгел. Хоккей карарга яратам, бер генә уенны да калдырмыйм. Кичә безнекеләрнең оттыруы борчыды. Казанның “Ак Барс” командасы “Автомобильчеләр”гә җиңелде», - диде ветеран.

фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk