Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара укытучысы "Туган тел" бәйгесендә беренчелекне алды

Кукмара беренче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Нәҗипова Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган "Туган тел" мастер-класс бәйгесендә Россия төбәкләреннән һәм Татарстаннан килгән 43 мөгаллим арасында үзенең иң көчле икәнен күрсәтеп, I урынга лаек булды. Ул Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы һәм планшет-компьютер белән бүләкләнде. -Бәйгенең район күләмендә...

Кукмара беренче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Нәҗипова Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган "Туган тел" мастер-класс бәйгесендә Россия төбәкләреннән һәм Татарстаннан килгән 43 мөгаллим арасында үзенең иң көчле икәнен күрсәтеп, I урынга лаек булды. Ул Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы һәм планшет-компьютер белән бүләкләнде.

-Бәйгенең район күләмендә узган беренче һәм икенче этапларында җиңү яулагаганнан соң, минем эшләр Казанга республика этабына экспертизага җибәрелде, - ди ул. - Материаллары яхшы дип табылган, иң күп балл җыйган укытучыларның кандидатурасы сайлап алынып, Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган "Туган тел " мастер-класс бәйгесенең өченче турына тәкъдим ителде. Шулар арасында мин дә бар идем. Бәйге барышында түбәндәге биремнәрне башкарырга туры килде: "Минем педагогик осталыгым " дигән темага эссе язу, "Портфолио сәхифәләре"ндә үзеңнең педагогик хезмәт нәтиҗәләре белән таныштыру, "Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем" дигән темага презентация, видеоролик тәкъдим итү, "Мастер-класс" үткәрү.

Җиңүчеләрне бүләкләү К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры бинасында үткән Бөтенроссия "Туган тел" форумында була. Бүләкләрне Татарстан Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Роберт Миңнуллин, мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча Татарстан Дүләт Советы комитеты рәисе Рәзил Вәлиев һәм башка дәрәҗәле кунаклар тапшыра. Тантанада шулай ук Татарстан халыклары Ассамблеясы әгъзалары, Бөтендөнья татар конгрессы кунаклары, югары уку йорты мөгаллимнәре катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара бәйге укытучы туган тел

erid: 2VtzqxWHLUk