30 май 2013 яңалыклары
-
Кукмарада яңгыр яву ихтималы бар
Синоптиклардан алынган мәгълүматларга караганда, иртәгә 31 май көнне, Кукмарада аз болытлы һава, урыны белән яшенле яңгыр явуы ихтимал. Яшен вакытында җил көчәя. Температурага килгәндә, көндез 28, ә кичке якта 23 градус җылы булачак. Геомагнит кыры тыныч, атмосфера басымы 754 мм терекөмеш баганасын тәшкил итә.
-
Кукмара китапханәчесе Бөтенроссия конгрессында катнашты
Ош.Юмья авылы китапханәсе мөдире Зоя Хабарова Пензада узган XVIII Бөтенроссия китапханәләр конгрессында булып кайтты. Ул үзенең "Балаларда һәм яшүсмерләрдә патриотизм тәрбияләүдә иң яхшы биш китап" проекты белән "Россия тарихы елында - Китапханә" Бөтенроссия конкурсында дипломга лаек булган. Конгресста Россиянең 800 иң яхшы китапханәчесе катнашкан. http://penza.rfn.ru/rnews.html?id=75656&cid=7
-
Психологлар Лубян көллияте студентларына мастер-класс үткәрде
Лубян урман хуҗалыгы көллиятендә "Урта белем бирү уку йортларында психологларның эшчәнлегендә сәнгать терапиясе" республика фәнни-практик семинары булып узды. Биредә балаларның тискәре эмоцияләрен төзәтү, стресстан мөстәкыйль чыгу, начар кәефне җиңүдә арт-терапияләр темалары күтәрелде. Семинарда катнашучылар өчен релаксация сеансы, "Түгәрәк вазада мәк чәчәге" картинасын ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Чарада "Яшьлек", "Үзеңне танып...
-
Якташыбыз Рүзәл Мөхәммәтшин: “Мине усал диләр”
Татар Толлысы авылында туып-үскән якташыбыз, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин бүген "Идел" журналының шигърият бүлегендә эшли. Аңа 24 яшь, ТДГПУны тәмамлаган. "Каралама" китабы авторы. - Кукмарага сагынып кайтасыңмы? - Һәрвакыт. Кукмара дигәч, күз алдыма иң элек әти-әнием, сеңлем килеп баса. Аларны сагынып кайтам. Бәлки, бу теләгән кадәр еш кайта алмавыма да бәйледер....
-
Кукмара укытучысы "Туган тел" бәйгесендә беренчелекне алды
Кукмара беренче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Нәҗипова Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган "Туган тел" мастер-класс бәйгесендә Россия төбәкләреннән һәм Татарстаннан килгән 43 мөгаллим арасында үзенең иң көчле икәнен күрсәтеп, I урынга лаек булды. Ул Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы һәм планшет-компьютер белән бүләкләнде. -Бәйгенең район күләмендә...
-
Прививка ясауның зыяны бармы?
-Хөрмәтле редакция, безнең күршедә мөселман гаиләсе яши. Дин кушмый зыяны бар дип, алар балаларына прививкалар ясатмыйлар. Авыруны Аллаһы Тәгалә бирүче дә, алучы да диләр. Минем дә яңа туган оныгым бар. Аңа прививкаларны ясатыргамы, ясатмаскамы хәзер? Зыяны булгач, яңа туган балаларга нигә кирәк ул? Моңа ислам дине ничек карый? Бу хат...
-
"Дөньядагы бар нәрсә турында"
Кукмара балалар китапханәсендә "Дөньядагы бар нәрсә турында" дигән китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмә язучы Елена Благининаның тууына 110 яшь тулуга багышланган. фото: http://shop.59i.ru