Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара редакциясе хезмәткәрләре пенсионер Андреевлар гаиләсенә газетаны өйләренә илтеп бирделәр

Район газетасы - һәрвакыт көтеп алынган кунак, тик коронавирус аркасында изоляцияләү режимын үтәргә туры килә, диләр ирле-хатынлы Андреевлар.

Кукмара редакция хезмәткәрләре район газетасына альтернатив язылган Андреевлар гаиләсенә яңа басманы илтеп бирде.

Хәзер өлкәннәребез район вакыйгаларыннан хәбәрдар була ала.

Район газетасы - һәрвакыт көтеп алынган кунак, тик коронавирус аркасында изоляцияләү режимын үтәргә туры килә, диләр ирле-хатынлы Андреевлар.

«Карантинны төгәл үтибез һәм гигиена кагыйдәләрен бозмыйбыз. Әмма шундый вакытта да район яңалыкларыннан хәбәрдар буласы килә бит. Газетаны күптән алдырабыз, аны башыннан ахырына кадәр укыйбыз. Бигрәк тә “Кемгә ачыйм күңелемне” рубрикасында бирелә торган язмалар ошый. Соңгы вакытта ТАССРның 100 еллыгына багышланган мәкаләләр чыга башлады. Без аларны бик теләп укыйбыз, таныш фамилияләрне күреп шатланабыз, яшьлегебезне искә алабыз», - ди алар.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда коронавирус таралуны кисәтү максатында, үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде. Бу һәркемгә дә кагыла, бигрәк тә 65 яшьтән өлкәнрәкләр сак булырга тиеш. Фатирдан өйгә якын кибеткә, даруханәгә бару һәм чүп ташлау өчен генә чыгарга була. Парк һәм скверларда йөрү, метр ярымлык дистанцияне бозу тыела. Шулай ук районда өлкәннәргә азык-төлек һәм дару препаратлары китерү, коммуналь хезмәтләргә түләгәндә ярдәм күрсәтү буенча волонтерлар отряды оештырылды. Өлкән яшьтәге гражданнар, сораулары булса, 8.00дән 18.00 сәгатькә кадәр 8(84364)2-84-37 «кайнар линия» телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.

фото: Эльвира Мубаракшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk