Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районының кече бизнес вәкилләренә чикләүләр вакытында каралган дәүләт ярдәме турында сөйләделәр

Кайсы гына тармакны алып карасак та, пандемия анда үз кагыйдәләрен урнаштырды. Төрле чикләүләр кертелү күп кенә эшкуарларны да пошаманга салды. Соңгы арада QR-кодлар кертелүгә бәйле вәзгыять хәлләрне тагын да кискенләштерде. Мондый шартларда бизнесны ничек саклап калырга? Эшмәкәрләргә хөкүмәт тарафыннан күрсәтелә торган финанс ярдәмнәре турында без район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Чулпан Хәнәфина белән сөйләштек.

- Чулпан Абдулловна, чикләүләр кертелгән мондый авыр шартларда шәхси бизнеска ярдәм итеп, аны бөлгенлеккә төшүдән саклап калып буламы?

- Әйе, коронавирус пандемиясе эшмәкәрләрнең эшчәнлеген шактый какшатты. Шуңа күрә дәүләт тарафыннан кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү өчен төрле чаралар эшләнеп, тормышка ашырыла башлады. Әйтик, Россия Федерациясе тарафыннан кече бизнеска эш көне булмаган көннәргә грантлар билгеләнде.
 
- Бу грантларга кемнәр дәгъва кыла ала? Шул турыда да киңрәк итеп аңлатсагыз иде.

- Грантлар зыян күргән тармаклардан кече һәм урта эшмәкәрләргә бирелә. Бу - стоматология практикасы, чәчтарашханә һәм матурлык салоннары хезмәтләре, физкультура-сәламәтләндерү, туристлык агентлыклары эшчәнлеге, компьютерлар һәм шәхси куллану предметларын ремонтлау, йөк ташу һәм пассажирлар йөртү (такси) хезмәтләре һәм башка юнәлешләр.
 
- Грантның суммасы күпме?

- Ул бер хезмәткәргә, хезмәткә түләүнең минималь күләменнән чыгып, 12792 сумны тәшкил итә. Әгәр эшмәкәрнең эшчеләр саны күбрәк икән, ул әлеге акчаны да шулкадәр арттырып ала. Акчаларны хезмәт хакына тоткан очракта эшмәкәр аның өчен салымнан азат ителә.  
 
- Грант алу шартлары белән дә таныштырсагыз иде.

- Бу турыда тулырак nalog.ru федераль салым хезмәте сайтына ИНН буенча кереп белергә була. Грант өчен гаризаны юридик зат яки шәхси эшмәкәр 15 декабрьгә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталындагы үзенең шәхси кабинетында тутырырга тиеш. Хәзерге вакытка районның 124 эшмәкәре әлеге ярдәмнән файдаланырга өлгерде инде.
 
- “ФОТ 3.0” федераль программасы турында да аңлатып китсәгез иде.

- Әлеге программа халыкны эш белән тәэмин итүне саклап калу шарты белән ташламалы кредитлар бирүне күздә тота. Әлеге мөмкинлектән зыян күргән тармаклардан кече эшмәкәрлек субъектлары файдалана ала. Кредит ставкасы – 3 процент. Кредит суммасы эшләүче хезмәткәрләр саныннан чыгып билгеләнә. Ягъни минималь хезмәт хакы (12792 сум ) хезмәткәрләр санына, аннан 12 айга тапкырланып исәпләнә. Эшмәкәр кредитны 6 айдан соң гына түли башлый. Кредитның шартлары буенча эшмәкәр яки юридик зат теркәлгән хезмәткәрләрнең 90 процентын саклап калырга тиеш.
 
- Федераль программалардан тыш, Татарстан Республикасында кече эшмәкәрлек субъектларына тагын нинди ярдәм чаралары бар?

- 1 ноябрьдән Татарстан эшкуарлары 300 меңнән алып 1 миллион сумга кадәр акча алу өчен 1 процентлы микрозаймга гариза бирә ала. Аны 2020 елның мартыннан июленә кадәр теркәлгән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары, ялланып эшләүче хезмәткәрләре булмаган шәхси эшмәкәрләр, сәүдә итү өчен гомумроссия икътисадый эшчәнлек төрләре классификаторы (ОКВЭД) документы булган кече һәм урта эшкуарлык субъектлары алырга мөмкин. Ул заемщикларның теләсә нинди дәлилле максатлары өчен бирелә. Ташламалы ставканың шарты буенча эш урыннарының саны микрозайм килешүенең бөтен вакытына кадәр кимендә  90 процент дәрәҗәсендә саклап калынырга тиеш, югыйсә, ул 5,5 процент булачак.  

Микрозаймга гаризаны ФАССТРЕК порталында бирергә була.
 
- Авыр хәлдә калган эшмәкәрләр булган кредитларының шартларын үзгәртә аламы?

- Әлбәттә, авыр хәлдә калган кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары, үзмәшгуль гражданнарның мондый хокукы бар. Россия Федерациясе Үзәк банкының “Физик затларга һәм кече, урта предприятие субъектларына кредитларны (займнарны) реструктуризацияләү турында”гы рекомендациясе нигезендә кредитларны реструктуризацияләү каралган. Банкларга гаризаны 2021 елның 31 декабренә кадәр тапшырырга мөмкин.
 
- Республикада тагын нинди финанс ярдәме чаралары гамәлдә?

- Бу турыда бик күп сөйләргә була. Кече һәм урта эшмәкәрләр, үзмәшгульләр өчен 5 процентка кадәр ташламалы микрозайм, Татарстан Гарантия фонды тарафыннан поручительлек бирү, Татарстан Республикасы Төбәк лизинг компаниясе тарафыннан ташламалы лизинг, үзмәшгуль гражданнарны субсидияләү, социаль эшкуарлар өчен грантлар бирү.

Финанс ярдәмнәренең күбесе үткән ел гамәлгә ашырыла башлады һәм үзенең нәтиҗәсен дә бирде. Шуңа күрә районыбыз эшмәкәрләре активрак булсын иде.
 
Тулырак мәгълүмат алу өчен район Башкарма комитетының территориаль бүлегенә 2-60-57,                            2-60-54, 2-69-70 телефоннары аша мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.
 
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

фото: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X