7 декабрь 2021 яңалыклары
-
Кукмара районының кече бизнес вәкилләренә чикләүләр вакытында каралган дәүләт ярдәме турында сөйләделәр
Кайсы гына тармакны алып карасак та, пандемия анда үз кагыйдәләрен урнаштырды. Төрле чикләүләр кертелү күп кенә эшкуарларны да пошаманга салды. Соңгы арада QR-кодлар кертелүгә бәйле вәзгыять хәлләрне тагын да кискенләштерде. Мондый шартларда бизнесны ничек саклап калырга? Эшмәкәрләргә хөкүмәт тарафыннан күрсәтелә торган финанс ярдәмнәре турында без район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Чулпан Хәнәфина белән сөйләштек.
-
Кукмара редакциясенә Айгөл Әхмәтгалиеваның «Һәркемгә бер кояш» дигән яңа китабы кайтты
Язучы Инстаграм челтәрендә үзара аралашу рәвешендә бирелгән әсәрендә бүгенге тормышның кискен проблемаларын күтәреп чыга.
-
Кукмара районында 44 яшьлек ир-атны үтерү белән янаган өчен хөкем итәчәкләр
Бергә яши торган хатыны аны исереклектә гаепли башлый, шуның аркасында алар талашып китә. Шул вакыт гаепләнүче агач табуретканы эләктереп ала һәм үтерү белән яный.