Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районыннан ветеран-укытучы 95 яшьлеген билгеләп үтә

Юбилярны район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләде

Бүген Өлге авылында яшәүче ветеран-укытучы Җәүһәр Мингазова 95 яшьлеген билгеләп үтә. Әлеге истәлекле дата белән юбилярны район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләп, аңа чәчәк бәйләме, Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук туган көн иясен Манзарас авыл җирлеге башлыгы Рашидә Хәбибуллина, социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Җәмалиева һәм башкалар котлады. 


- Әни безнең өчен һәрвакыт үрнәк булды. Ул үзенең иң яхшы сыйфатларын без - балаларына гына түгел, укучыларына да бирергә тырышты. Ул 40 елга якын гомерен балаларга белем бирүгә багышлады. Пычак сигезеллык мәктәбендә эшләде. Аның бай тормыш тәҗрибәсе, күргән сынаулары ихтирамга лаек, - диде кызы Альмира.

фото: Алсу Гатауллина, "Хезмәт даны"
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk