Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районыннан Димөхәммәтовлар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык» медале тапшырылды

Юбилярларны Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев котлады.

Халыкта «Агач - тамырлары, ә кеше гаиләсе белән нык», - диләр. Битләнгер авылыннан ирле-хатынлы Димөхәммәтовлар тату һәм нык гаилә үрнәге булып тора.

Бүген алар уртак тормышларының 65 еллыгын билгеләп үтәләр. Юбилярларны котларга район башлыгы Сергей Димитриев, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйпова һәм башкалар килгән иде. Кунаклар бәхетле парга нык сәламәтлек, иминлек теләп, «Мәхәббәт һәм тугрылык» медале, район башлыгының Рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Бергә гомер итү юбилее уңаеннан ирле-хатынлы Димөхәммәтовларның исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде.

Гаилә башлыгы Миннегаббас Димөхәммәт улы Битләнгер авылында туып-үсеп, Мамадыш урманчылыгында эшләгән, агач көрәкләр ясаган. Хатыны Нурания апа колхозда төрле эшләрдә хезмәт куйган.

«Бер авылда яшәсәк тә, Миннегаббас белән таныш түгел идек. Ул мине кичке уенлыктан урлап алып кайтты. Әлбәттә, әни каршы иде, хәтта мине кире кайтарырга да теләде. Тик туганнарының берсе: “Йөрмә, яшьләрнең тормышын бозма, ире начар түгел”, - диде, һәм әни ризалашты. Шуннан бирле 65 ел сизелми дә үтеп ките», - дип сөйли Нурания апа.

Ирле-хатынлы Димөхәммәтовлар алты бала һәм унбиш оныкларын тормыштагы иң зур байлыклары, дип саный. Өлкәннәр аларда хезмәт сөючәнлек, тирә-юньдәгеләргә игелекле мөнәсәбәт тәрбияләргә тырышканнар. Балаларының барысы да тормышта үз юлларын табып, матур гомер кичерәләр, инде кайберләре үзләре дә лаеклы ялда. Әмма өлкән яшьтәге әти-әниләрен онытмыйлар, аларны кайгыртып яшиләр.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X