Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында тагын бер спорт мәйданчыгы ачылды

Хәзер балалар вакытларын файдалы итеп үткәрәчәк: физкультура белән шөгыльләнәчәк, яшьтәшләре белән аралашачак

Урта Комар авылында күпфункцияле спорт мәйданчыгы ачылды. Ул урта мәктәп бинасы янында урнашкан. Спорт корылмасы мәктәп укучылары һәм җирлек халкы өчен чын бүләк булды.

Мәйданчыкны ачу тантанасында район башлыгы Сергей Димитриев, “Әсәнбаш-Агро” җәмгыятенең директоры Рөстәм Мөбарәкшин, Урта Комар авыл җирлеге башлыгы Юрий Исынбаев һәм башкалар катнашты.

- Җәйге чорда спорт мәйданчыклары төзү программасы буенча районда шундый ике корылма төзелде, аның берсе - Түбән Үрәс авылында һәм икенчесе - Урта Комарда. Хәзер балалар вакытларын файдалы итеп үткәрәчәк: физкультура белән шөгыльләнәчәк, яшьтәшләре белән аралашачак, - диде Юрий Исланович.

фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk