Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында праймериз уза

Участоклар 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Кукмарада «Бердәм Россия» партиясенең алдан  тавыш бирүе уза. Кукмарада сайлау участоклары иртәнге сәгать сигездән кичке сәгать сигезгә кадәр эшләячәк.

«Бүген кукмаралыларга сентябрь сайлауларында катнашырга лаеклы дип тапкан кандидатларны турыдан-туры алдан сайлау мөмкинлеге бирелде. Сайлаучылар актив, тавыш бирү тәртип бозуларсыз уза. Офлайн-режимда тавыш бирергә пенсия яшендәге кешеләр дә, яшьләр дә килә. "Йолдызлык" балалар бакчасында урнашкан 16.038.2 һәм 16.038.9 сайлау участогында 2 меңгә якын сайлаучы теркәлгән. Участокта эш Роспотребнадзор таләпләренә туры китереп оештырыла», - дип сөйләде әлеге участокның хисап комиссиясе рәисе Зөһрә Зиннәтуллина.

30 май - 24 майда башланган алдан тавыш бирүнең соңгы көне. Быел онлайн һәм традицион форматта, ягъни сайлау участогына килеп, тавыш бирергә мөмкин иде.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев