Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы буенча фильм төшереләчәк

Бу турыда Казаннан килгән экскурсовод гильдиясе белән очрашу барышында хәбәр иттеләр

Соңгы елларда Кукмараның йөзе үзгәрде. Брендлар башкаласына һәрьюлы күбрәк туристлар килә. Шунысы сөенечле, безнең шәһәрдән алар уңай тәэсирләр генә алып китәләр.

Үткән шимбәдә безнең районда Казаннан экскурсоводлар гильдиясе булып китте. Кунакларга киң экскурсия программасы тәкъдим ителде: шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштыру, туган якны өйрәнү музеенда булу. Киез итек-киез комбинаты һәм металл савыт-саба заводы кибетләрендә алар итекләр, савытлар сатып алдылар.

- Без сезнең районга 15 кешелек зур булмаган төркем белән сәфәр кылдык,- дип сөйләде республиканың экскурсоводлар гильдиясе рәисе Михаил Лапкин. – Төркем составында - туристлык фирмалары вәкилләре һәм Казанның әйдәп баручы экскурсоводлары. Мондый состав белән шактый вакыт бергә эшлибез.Сезнең эчкәре төбәкне ачу – безнең өчен чын хәзинә. Март аена инде бу маршрутны эшләргә уйлыйбыз. Без үткән 150 чакрым юл катлаулы булмады. Питрәч, Теләче, Саба районнарын уздык. Районыгызның табигате матур тәэсирләр калдырды, чишмәләр күп икән. Киез итек-киез комбинаты продукциясе бик ошады. Безнең шәһәрдә дә кибетләр бар, әмма ассортиментлары болай ук бай түгел.

Экскурсоводлар әйтүенчә, бездәге кунакчыллык та күңелләренә хуш килгән. Кукмара районы танылган туристлык брендлары Болгар һәм Зөя белән бер дәрәҗәгә басарга мөмкин. Туристларга шулай ук Казан язучысы Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы буенча фильм Мәчкәрә авылында төшереләчәген әйттеләр.

Исегездәдер: язучының әлеге исемдәге китабы буенча фильм төшерү Казанда барды инде. Ә башлануы үткән елның сентябрендә Лаеш районында булды. Төп рольне театр һәм кино артисты Чулпан Хәмәтова башкара. Башка рольләрдә Юлия Пересильд, Сергей Маковецкий, Александр Баширов, Евгений Морозов һәм башка танылган артистлар уйнаячак.

 

фото: Алсу Гатауллина, www.instagram.com/chulpanofficial/tagged/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk