Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында әфганчы-сугыш инвалидлары, сугышчы-интернационалистларның тол хатыннары бер тапкыр бирелә торган акча алдылар

Биш мең сум күләмендәге матди ярдәмне 37гә якын кеше алды.

Кукмарада Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулу уңаеннан әфганчы-сугыш инвалидларына, һәлак булган сугышчы-интернационалистларның тол хатыннарына бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр тапшырылды. Биш мең сум күләмендәге матди ярдәмне 37гә якын кеше алды.

- Россия әфганчы-ветераннар берлеге Кукмара районында янә үз эшен башлап җибәрде. Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераннары хезмәттәшләренең әниләрен, туганнарын, тол калган хатыннарын онытмыйлар. Киләләр, хәлләрен белешәләр, булышалар. Шулай ук алга таба Хәтер паркында сугышчы-интернационалистлар һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннарына һәйкәл кую, хәрби дан музее булдыру, Югары Чура һәм Олыяз авыл җирлекләрендә мемориаль такталар ачу, әфганчылар истәлегенә яшьләр арасында төрле спорт турнирлары үткәрү планлаштырыла, - дип сөйли Әфганстан ветераннары берлегенең Кукмара бүлекчәсе рәисе Рәшит Шакирҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X