Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында бер гаилә бөтенләй чит-ят әбине тәрбиягә алган

Күптән түгел без дә аларда кунакта булып, бу тарихның нечкәлекләре белән кызыксындык.

Кечкенә генә Иске Оча авылы шәһәрнең тузанлы юлларыннан шактый еракта урнашкан, шуңа күрә миңа монда аяк астындагы кар катламы да аеруча катырак шыгырдый кебек тоелды. Әлеге торак пунктка якынча 300 ел, 58 йортта 213 кеше гомер кичерә. Авылда ике азык-төлек кибете, клуб, мәктәп һәм китапханә халыкка хезмәт күрсәтә.

Тик искеочалыларның сүзләренә караганда, дистәләгән йорт буш тора, күпләрендә өлкән буын вәкилләре генә яши, яшьләр авылда теркәлсә дә, шәһәрдә гомер итә һәм эшли.

Гадәти генә башланган язмыш

Гордеевлар гаиләсенең матур йорты урам башында урнашкан. Бусагада хуҗабикә Римма апа каршы алды, бүлмәдә әби үзе көтә. Ләкин язмам героен әби дип әйтеп тә булмый, 83 яшьтә булуына карамастан, ул үзенең мөлаемлыгын югалтмаган, хәтере дә яхшы. Беренче карашка, әби балалар фильмнарындагы әкиятчене хәтерләтте: моңлы тавышы белән әкрен генә тормыш йомгагын сүтә башлады. Дөрес, аның тормыш сюжеты теләсә нинди әкиятләрдән дә катлаулырак.

- Нәрсә дип әйтим соң сезгә? - дип, өлкән яшьтәге әңгәмәдәшем сөйләшүне әнә шулай башлады, шунда ук кытыршы куллары белән күз яшьләрен сөртеп алды. Бүлмәне күңелсез тынлык биләде. Дөресен генә әйткәндә, гомерендәге катлаулы вакыйгаларны хәтерендә кабат яңартырга мәҗбүр иткән өчен, үземә дә бик уңайсыз булды. Шул чак әңгәмәнең җебен Римма апа эләктереп алды: «Син баштан ук сөйлә: кайда тудың, ничек кияүгә чыктың, Казахстанда яшәдең...» - диде ул, һәм әңгәмәбез бераз җанланып китте.

- Мин 1936 елда Алабуга районының Әхтиял авылында тудым. Балачак һәм яшьлек елларым шунда үтте. Без гаиләдә тугыз бала идек, дүртесе сабый чагында ук вафат булды. Күрше Сарсаз авылыннан Мөдәрис исемле егеткә кияүгә чыктым. Аның белән Казахстанга чыгып киттек. Илнең төрле төбәкләреннән килүчеләр аз түгел иде, әмма барысы белән дә дус яшәдек һәм эшләдек. Мине үзләренчә Маша дип йөрттеләр. Паспорт буенча исемем – Әминә. Тик күземдә миңем булу сәбәпле, әбием мине Миңҗиһан дип атаган. Анда мин терлекчелектә бозаулар карадым, ирем төрле эшләрдә хезмәт куйды. Ул яхшы, ярдәмчел, игелекле кеше иде, хәтта эш урыныннан да җибәрергә теләмәделәр. Тырыш хезмәте өчен орден белән бүләкләнде. Кырык елдан артык бергә яшәдек. Тик менә Ходай безгә балалар бирмәде. Шулай итеп, чит җирләрдә ун ел һәм җиде ай гомеребез үтеп китте, - дип искә ала яшьлек елларын Миңҗиһан апа. - 1973 елда Можгага кайттык, анда машина ремонтлау заводына эшкә урнаштык. Башта туганнар янында яшәдек, аннары үз йортыбызны булдырдык. Ә 66 яшендә Мөдәрис бакыйлыкка күчте, мин ялгыз калдым.

Бер картлык тарихы

Озакламый Миңҗиһан апа янәдән бәхетен сынап карарга була һәм икенче тапкыр кияүгә чыга. Ул язмышын яшь чагыннан ук таныш булган Фаиз исемле ир-ат белән бәйли. Аның сүзләренә караганда, ул да бу тормышта авырлыкларны күп күргән: хатынын, кызын җирләгән, оныгын тәрбияләгән.

- Бервакыт без аның белән очраклы гына Сабантуйда күрештек, адресымны сорап алды. Аннары хат язган. Тик урамны дөрес күрсәтмәү сәбәпле, мин хәбәрне алмадым. Ул вакытларда һәр йортта телефон юк иде, шуңа күрә сөйләшергә почта бүлекчәсенә чакыралар, анда телефон белән кабинкалар тора. Бервакыт мине дә чакырдылар. Чыбыкның икенче башында ир-ат тавышы ишетелде, тиз генә танымадым. Бу Фаиз иде. Ул миңа язмышларыбызны бәйләргә тәкъдим итте. Риза булсаң, шушы арада килеп, Башкортостанга алып китәм, диде. Шулай итеп, без илле елдан соң кавыштык, - дип сөйли Миңҗиһан апа.

Алар ирле-хатынлы Нефтекамск шәһәрендә ун ел һәм биш ай гомер итәләр. Аннары Фаиз абый 80 яшендә вафат була. Шул вакыт өлкән яшьтәге хатын-кыз да кирәксезгә әйләнә. Чит кеше турында кем кайгыртырга теләсен инде?! Шуңа күрә иренең улы әбине кире Можгага кайтарып куя. Биредә ул үзенең йортында төпләнеп калган апасының кызлары янында  гомер көзен уздырырмын, дип уйлый. Тик әби генә туганнарының планына керми.

- Мин Башкортостанда вакытлыча гына теркәлеп тордым, ә документ буенча төп яшәү урыным Можгада иде. Берничә айга бер тапкыр пенсия алырга шунда кайттым. Өемдә апамның кызы яшәде, «Запорожец» машинасын калдырдым, акча белән дә ярдәм итеп тордым. Бабай авырып киткәч, биш ай буе кайта алмадым, - дип искә ала ул. – Шул вакыт минем пенсиянең бер өлешен кисеп, «Хезмәт ветераны» исеме өчен түләнә торган ташламалардан мәхрүм иткәннәр. Йортны бүләк итеп биргән кебек ясап, миннән башка гына рәсмиләштереп тә куйганнар. Ә мин үз йортыма кайткач, алар, кулларын җәеп, апа, урын юк, кайда йокларсың инде, диделәр.

Бездә туганнарны кайгырту, өлкәннәрне карау, тәрбияләү, ә аннары хөрмәтләп соңгы юлга озату – күркәм гадәтләрнең берсе. Әмма ни өчен картлык көнендә Миңҗиһан апаның сеңелләренә кирәксезгә әйләнүен әйтүе кыен. Аның фикеренчә, туганнары бары тик квадрат метрларны бүлешергә теләмәгән.

Әби өч ай апасы янында гомер итә. Начар яшиләр, апасы һәрвакыт ризасызлык белдереп тора.

- Нишләп сез башка туганнарыгызга кыен хәлдә калуыгыз турында сөйләмәдегез? – дип кызыксынам.

- Кемгә чит кеше мәшәкатьләре кирәк соң?! - диде әби кыска гына. Ә аннары дәвам итте:

- 26 декабрьдә апам миңа киенергә кушты, урманга чыршы алып кайтырга барабыз, диде. Посадка безнең йорт артында гына иде. Мин бернидән дә шикләнмәдем. Әле кайтканда кибеткә керермен дип, үзем белән акча да алдым, - дип, күз яшьләре белән искә алды ул көнне.

Алга таба әби сөйләгәннәрдән тәннәр куырылып куя.

Урманга дигән җирдән - диспансерга

Өйдән чыгуга әбине ишегалдында ашыгыч ярдәм машинасы һәм полиция хезмәткәрләре каршы ала. Ак халат кигән кешеләр, тиз арада аны эләктереп алып, машинага утырталар. Әбинең ярдәм сорап кычкырган тавышына апасының исе дә китми. Шулай итеп, Миңҗиһан апа Можгадан ерак түгел урнашкан психоневрология диспансерына барып эләгә. Аның әлеге дәваханәдә күргәннәрен сөйләп бетерерлек кенә түгел.  Әби әле дә бу вакытларны күз яшьләре белән искә ала.

- Китерделәр мине, акча, алтын алка, сәгатьне салдырып алдылар. Палатада халык күп иде. Һәркемнең үз язмышы, үз тарихы бар. Препаратлар ярдәмендә акылга тәэсир итәргә тырыштылар. Кайвакыт берничә дару алып киләләр, ә мин эчмим, раковинага төкерәм. Тик палатадашларым мине табибка «саттылар». Шуннан соң даруларны алар күзәтүе астында кабул итә башладым, аннары уколларга алыштырдылар, - диде ул диспансерда күргәннәре турында.

- Качырга уйламадыгызмы? - дип сорыйм аңардан.

- Ничек?! Бу бит җитди учреждение, барысы да ныклы контроль астында, бөтен территория диярлек тимерчыбыклы койма белән әйләндереп алынган, - диде ул.

Моңа кадәр әбинең бер тапкыр да сәламәтлегенә зарланганы булмый. Миңҗиһан апа дәваханәдә күпме яткан булыр иде, билгесез, тик ул бер хатын-кыздан шалтыратырга телефонын сорап тора. Ул бу кешенең хәтта кем икәнен дә белми. Бәлки берәрсенең хәлен белергә килүче булгандыр, дип уйлый. Шул вакытта ул күршесенең шәһәр номерын җыя һәм үзе белән ниләр булганын кыскача сөйләп бирә.

Күршеләре исә Миңҗиһан апа шалтыратканчы ук аның берничә көн күренмәвен сизеп алган булалар, сеңелләреннән әби турында сорашалар. Алардан «Әлегә дәваханәдә» дигән җавап алалар. Ә әби шалтыраткач, күршеләре, шау-шу күтәреп, җәмәгатьчелекне җәлеп итәләр, хәтта Россия телевидениесендәге бер тапшыруга да мөрәҗәгать итәргә телиләр.

Әгәр бер хәл килеп чыкмаса, бу фаҗигале тарихның ничек һәм нәрсә белән тәмамлануын күз алдына да китерүе кыен.

Киң күңелле райондашларыбыз

Иске Оча авылында яшәүче Римма һәм Дмитрий Гордеевларда яңа гаилә әгъзасы барлыкка килү очраклы түгел. Чөнки Римма апа аңа кадәр дә биш елга якын иренең авыру туганын караган.

- Ул вафат булгач, безгә бик моңсу булып калды, тату яшәдек бит, - ди ул.

Бервакыт, Можга районында кунакта булганда, кызлары  Оляның ире ягыннан туганы көтелмәгән чыгу юлын тәкъдим итә. Ул үзе эшләгән диспансерда якыннары янына «сыймаган» бер әбинең ятуы турында сөйли. Ә берничә көннән ирле-хатынлы Гордеевлар, әбине алырга дип, дәвалау оешмасына килеп тә җитәләр.

- Без Миңҗиһан апа артыннан килдек, дип аңлаттык. Сез аңа кем буласыз, диләр, ерак туганнары, дидек һәм аны үзебез белән алып кайтып киттек. Өйдә кунакка әзерләнгән бүлмәне күрсәттек, кибеттән кием-салым һәм башка кирәк-яраклар сатып алдык. Соңрак безгә әбинең Можгадагы туганнары шалтыратты, күрәсең, аны нинди гаиләгә алганнарын беләселәре килгәндер инде, тик безнең сөйләшү бик кыска булды. Соңрак, әбинең әйберләрен алырга баргач, алар белән күрешергә туры килде. Тик безгә әйберләрне участок инспекторы катнашында расписка белән генә бирделәр. Мондый хәлне үз тормышымда күргәнем юк иде, - диде 53 яшьлек Римма апа.

Миңҗиһан апа Гордеевлар гаиләсенә бик рәхмәтле. Алар мине туганнары кебек кайгырталар, игътибарларын кызганмыйлар, ди. Үзе исә тормышындагы күңелсез хәлләр турында уйламаска тырыша, бары тик дусларын сагына, еш шалтыратышып торалар икән. Сеңелләрегезнең тормышы белән кызыксынганыгыз юкмы соң, дип сорагач, ул башын гына селкеде.

- Бәлки сезнең аларга әйтер сүзләрегез калгандыр? – димен.

- Ходай бар, ул барысын да күрә, вакыт килер һәм һәрнәрсәне үз  урынына куяр, - дип кыскача җавап бирде әби.

Бу очрашу, берьяктан,  күңелдә ачы хатирәләр калдырды, икенче яктан, әле арабызда шундый олы йөрәкле кешеләр булуына сөенеп куйдым. Әлеге тормыш тарихы турында озак уйланып йөрдем. Башымда сораулар күп иде, аларга җавап таба алмадым. Ни өчен өлкән яшьтәге кешеләр якыннары өчен кирәксезгә әверелә соң? Вакыт килер, картлык һәрберебезнең ишегенә шакыр, һәм һәркем шундый хәлгә очрарга мөмкин бит. Миңҗиһан апа хәленә калган кешеләр дә аз түгел. Ә уйлап карасаң, аларга бәхет өчен бик аз кирәк: бары тик яхшы сүз, кайгыртучанлык һәм бер тамчы игътибар.

Фотода Римма Гордеева (сулда) һәм Минҗиһан апа/ фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk