Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында 1000нән артык мохтаҗ гаилә азык-төлек җыелмалары алачак

Җыелмага озак вакыт саклана торган азык-төлек: консервлар, токмачлар, ярмалар, сыек май, чәй һәм башкалар керә.

Татарстан Президенты башлангычы белән булдырылган «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәйрия акциясе кысаларында Кукмара районыннан 1108 мохтаҗ гаилә азык-төлек җыелмасы алачак.

Бүген Кукмарага беренче партия ярдәм белән фура кайтты. Азык-төлек җыелмаларын тиешле гаиләләргә волонтерлар таратачак. Җыелмага озак вакыт саклана торган азык-төлек: консервлар, токмачлар, ярмалар, сыек май, чәй һәм башкалар керә. Бер капның авырлыгы - 12 килограмм. 

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның башлангычы, меценат, хәйриячеләрнең ярдәме белән республика буенча “Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” дигән хәйрия акциясе уздырыла. Аның кысаларында 65 яшьтән узган, ялгыз яшәүче өлкәннәргә, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә, аз тәэмин ителгән гаиләдә тәрбияләнүче, әти-әнисенең берсе алимент түләүдән баш тартучы балаларга, әти-әнисенең берсе үзмәшгуль яисә шәхси эшмәкәр булып, кризистан аеруча зыян күргән тармакта эшләүчеләрнең балаларына бирелә. Әлеге акция бер такыр гына оештырылмый, май һәм июнь айлары буенча һәркем дүртәр кап алачак. Бүген волонтерлар әлеге азык-төлек җыелмаларын мохтаҗ гражданнарга тараталар», - диде район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина. 

 

Бүген районның авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә дә җыелмалар җибәрү оештырылды. Авылларда инде җыелмаларны тапшыра башладылар. 

«Ош.Юмья авыл җирлегенә җиде авыл керә, аларда 1420 кеше яши. Җыелмалар җирлектә яшәүче мохтаҗ гаиләләргә, 65 яшьтән узган, ялгыз гомер кичерүче пенсионерларга таратылачак», - диде Ош.Юмья авыл җирлеге башлыгы Регина Романова.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мы многодетная семья. Нам пока что ничего не привозили и не звонили.

    • аватар Без имени

      0

      0

      65 яшьтән узган, ялгыз яшәүче өлкәннәргә дигән,лэкин андыйларга барысына да бирмэдлэр

      erid: 2VtzqxWHLUk