Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен берләште

Махсус хәрби операция башланганнан бирле төрле яшьтәге, дәрәҗәдәге кешеләрне сугышчыларга ярдәм күрсәтү теләге берләштерде.

Октябрь аенда Телеграм-каналда ачылган «Кукмара! Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән төркем хәрбиләргә кирәкле җиһазлар, инструментлар һәм техникалар сатып алу өчен акча җыю мәйданчыгына әверелде. Төркемне оештыручы кукмаралылар Алсу Шәйхетдинова һәм администратор Гүзәл Аввакумова сүзләренә караганда, «үзебезнекеләрне ташламыйбыз» гади сүзләр генә түгел, алар артында күпләрнең тырыш хезмәте, волонтерларның даими эше ята.

«Бүгенге көндә төркемдә өч меңнән артык кеше исәпләнә. Республиканың башка районнарыннан, Казаннан катнашучылар, Киров, Кизнер, Сахалин һәм башка өлкәләрдән сугышчыларга ярдәм итүчеләр дә бар. Чөнки хәрбиләргә посылканы Сахалин өлкәсе белән чагыштырганда Кукмарадан китереп җиткерү тизрәк. Кыскасы, бу – битараф булмаганнарның зур, уртак хезмәте. Безнең бөтен республика, илебез ярдәм җыюда катнаша, һәм бу бер дә арттырып әйтү түгел», - ди Алсу Шәйхетдинова һәм Гүзәл Аввакумова.

Хатын-кызларның инициативасын район халкы хуплап ала. Нур Баян, Ленин, Ворошилов урамнарында урнашкан җыелу пунктларына медикаментлар, азык-төлек һәм башка күп әйберләр китерә, күрсәтелгән картага акча күчерә башлыйлар. Эшмәкәрләр, хуҗалыклар, хезмәт коллективлары, үзмәшгульләр, яшьләр, пенсионерлар гына түгел, хәтта мәктәп укучылары да үз өлешләрен кертә бара. Алар открыткалар ясыйлар, дулкынландыргыч сүзләр белән җылы эчтәлекле хатлар язып, солдатларга юллыйлар.

Бу вакыт эчендә хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм белән алты партия йөк җибәрелә. Аларны Кукмарадан билгеләнгән урынга кадәр озата баралар.

Сугышчыларыбызга нәрсәләр туплана соң? Кыр шартларында көнкүрештә кирәк-яраклар: мич, газ яндыргыч, баллон, генератор, йокы капчыгы, экипировка, термокием, ризыклар... Һәр йөк сугышчыларның заявкалары буенча әзерләнә икән. «Алар комплектланган булса да, запасларны тулыландырып торырга кирәк: нәрсәдер сафтан чыга, туза, тиз тотыла. Кыскасы, ярдәм беркайчан да артык булмый», - дип аңлата Алсу Шәйхетдинова.

Республикада бердәнбер батальон

Районыбызда «Тегү батальоны» да көчәя бара. Бүгенге көндә анда 40тан артык тегүче бар. Бу вакыт эчендә алар тарафыннан балаклава, маскхалатлар, 100гә якын термокием... җибәрелде.

«Сезонда барысы да кыйммәтләнә. Көз көне термокием комплектларына бәя өч мең сумга кадәр күтәрелде. Үзең тегү күпкә арзанга төшә иде. Шул вакытта  әлеге батальон оештырылды да инде. Тегүчеләр – үз эшләренең чын осталары. Күбесенчә төп эштән бушаган вакытта тегәләр. Эшне башлап җибәргәндә кайберәүләр хәтта үз тукымаларын кулланды. Һәрберсенең гаиләләре, мәшәкатьләре булса да, бу яхшы эшкә берничек тә комачауламады. Бергәләп дус-тату хезмәт куялар, бөтен процесс җайга салынган. Без бары тик фурнитура, тукыма, җепләр генә бирәбез, ә алар үзләре тегә. Кемдер – маскхалатлар өчен, икенчеләре термокиемнәр өчен җаваплы. Әлеге изге гамәлгә Кукмара мәктәпләре дә кушылды. Артык калган бернәрсәне дә ташламыйлар, бөтенесе дә эшкә ярый. Сүз уңаеннан, республикада әлегә бердәнбер шундый батальон бу», - ди алар.

Авыл клубы һәм мәдәният йортлары, балалар бакчалары, район мәктәпләре хезмәткәрләре, кыскасы, илдәге хәлгә битараф булмаган һәр район кешесе җиңүгә үз өлешен кертәләр: җылы оекбаш, бияләй, перчаткалар бәйлиләр, маскировка өчен челтәрләр тегәләр.

«Казан мәчетендә казанлыларның маскировка өчен челтәрләр тегүен, моның белән Яр Чаллыда да шөгыльләнүләрен видеодан күргәч, без дә бу өлкәдә эшләүне җайга салдык. Моның өчен башта челтәрләр сатып алдык, кешеләр иске пәрдәләр, тукымалар алып килде. Мәдәният йортлары, районның белем бирү учреждениеләре биналар тәкъдим итте. Күп хатын-кыз, ир-атлар, яшүсмерләр үзләре өчен яңа булган сәнгатьне үзләштерергә теләкләрен белдерде», - ди әңгәмәдәшләр.

Армиягә зур ярдәм – ышанычлы тыл 

Көзге салкыннар башлану белән, сугышчыларга уңайлы һәм җиңел мич-шәмнәр кирәклеге аңлашыла. Кызлар интернетта фото, схемаларын таба. Шунда «Кемгә мөрәҗәгать итәргә икән?» - дигән сорау туа. 

«Кемнең булыша алуын төркемгә язып сорадык. Шул чакта Яңа Комар авылыннан эретеп ябыштыручы Илһам Сәхәбиев җавап бирде. Без үз акчаларыбызга торбалар, материаллар сатып алдык та ул биш данә эретеп ябыштырды. Аннары Кукмарадан Артур Хәйбуллин тагын 12не ясады. Соңыннан башка осталар кушылды, оешма-предприятиеләр, эшмәкәрләр дә ярдәм кулы сузды. Кайберләре – бушлай материаллар, икенчеләре үз хезмәтләрен тәкъдим итте. Тирә-юньдә битараф булмаган халыкның күплеге сөендерде, чөнки армиягә иң зур ярдәм – ышанычлы тыл. Әле дә шалтыраталар һәм үз өлешләрен кертергә телиләр. Салкыннар башлангач, алгы позициягә 40 данә мич-шәм һәм 55тән артык мич-буржуйка җибәрелде», - ди Гүзәл Аввакумова.

Беренче алгы позициядә мичләрдән файдаланып булмавын аңлаган солдатлар гади парафин шәмнәрен сорый башлыйлар. Ул вакытта Кукмарадан Булат Галимҗанов блиндаж шәмнәре фотосын җибәрә. Окоп шәмнәрен ясау өчен буш консерв савыты, картон, парафин яки балавыз файдаланыла. Мичләрдән аермалы буларак, алар төтенләнми, 8 сәгать яна. Аны сүндерергә һәм яңадан кабызырга, шәм янында җылынырга, аяк киемен киптерергә, ризыкны җылытырга мөмкин.

«Парафиннарны сатып алгач, безгә Кукмара китапханәсе, беренче гимназия коллективлары һәм укучылары ярдәм итте. Кешеләр шәмнәрне хәтта өйләрендә ясады. Без кешеләрнең ышанычын югалтудан куркабыз. Шуңа күрә акчаның нәрсәгә тотылуы турында хисап биреп барабыз, дару препаратлары, азык-төлек, җылы киемнәр тутырылган тартмаларның фотосурәтләрен урнаштырабыз. Каяндыр арзан бәягә сатып алу мөмкинлеген һәрвакыт эзлибез. Әгәр бер генә сум акчаны да янга калдырып була икән, моннан файдаланабыз. Яңа ел бәйрәмнәре вакытында да “Тегү батальоны” үз эшен туктатмады. Менә тиздән яз җитәр. Шуңа да алдан ук плащ-палаткалар өчен тукымаларга заказ бирдек. Барысын да алдан уйлап эш итәргә тырышабыз», - ди төркемне оештыручылар.

Бүгенге көндә алгы сызыкта азык-төлектән һәм җылы киемнәрдән тыш, биш литрлы газ баллоннары, даруларга да ихтыяҗ зур. Киләсе ярдәмне Луганск өлкәсендәге госпитальләр өчен җыярга уйлыйлар икән. Шуңа күрә җәймәләр, матраслар, мендәрләр, дарулар һәм башкалар кирәк булачак.

Безнең солдатларга ярдәмнең мөһимлеген аңлау һәркемнең үзенә бәйле, һәммәсе дә үз өлешен кертә ала. Бу очракта «күп» яки «аз» дигән төшенчәләр юк ул. Теләсә нинди сумманы да реаль ярдәмгә әйләндерергә мөмкин. Чөнки сугышчыларга булышып, без, беренче чиратта, игелекле эш башкарабыз. Кукмара осталарының җылы хезмәт җимешләре хәрбиләрне салкын кышлардан сакласын иде!

Фото: Телеграм-канал «Кукмара! Үзебезнекеләрне ташламыйбыз»; Резеда Касимова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk