Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара мәдрәсәсендә хатын-кызлар арасында хәләл эшмәкәрлекне үстерү буенча семинар үткәрелде

Бу чарада Рәсәй һәм Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина да катнашты

Кукмара мәдрәсәсендә “Мөслимә хатын-кызлар арасында хәләл эшмәкәрлекне үстерү” дигән темага семинар үтте. Бу чарада Рәсәй һәм Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина да катнашты.

Биредә кул эшләреннән күргәзмә оештырылган иде. Моннан тыш мастер-класслар үткәрелде, катнашучыларның чыгышлары тыңланды.

- Семинар бер сулышта үтте. Мондый чаралар кызыклы гына түгел, кирәкле дә. Мин үзем Вахит авылыннан. Без гаиләдә алты кыз үстек. Әниебез кул эшләре остасы иде. Мамык шәлләр бәйләргә икенче сыйныфта укыганда ук өйрәндем. Заманында бу һөнәребез тормышта ярдәм итте, туендырды. Кайчак ике атнага өч шәл бәйли идек, аларны сатарга Нократ Аланы шәһәре базарына йөрдем. Хәзер инде шәл бәйләү – минем яраткан шөгылем. Бүгенге көндә кибетләрдә матур җепләр бик күп, читләтеп үтеп буламени? - дип сөйләде мәдрәсәдә гыйлем алучы Ризидә ханым Хәбибуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk