Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара халкы Ворошилов һәм Ленин урамнарын төзекләндерү турында фикер алышты

Фикер алышулар 2021 елда кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенроссия конкурсы кысаларында узды.

Район китапханәсендә «Архитектура десанты» архитекторлары катнашында Ворошилов һәм Ленин урамнарын төзекләндерү концепциясе проектын тәкъдир итү булды. Ул 2021 елда кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенроссия конкурсы кысаларында үткәрелә.

Район мәдәният йортында шәһәрнең үзәк урамнарын төзекләндерү буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы булып узган иде. Анда халыкның барлык катлам вәкилләре: яшьләр, хезмәт коллективлары әгъзалары, эшмәкәрләр, өлкән буын вәкилләре катнашты. Ул вакытта һәр төркем урамнарны ничек итеп күрергә теләве турында үз проектын тәкъдим итте. Тәкъдимнәр төрле булды: ял итү зоналарын, шәһәр үзәгендә су агу урыннарын, велосипед инфраструктурасын төзекләндерү, урналар, био-бәдрәфләр урнаштыру һәм башкалар. Шулай ук халык шәһәрдә балалар кафесы эшли башлавын, бертуган Комаровлар тимер юл тукталышының кассасы янында настиллар урнаштыруларын, тукталышларны төзекләндерүләрен, аларга тагын да заманча исемнәр бирүләрен телиләр.

Әлеге фикер алышулар нигезендә архитекторлар Ворошилов һәм Ленин урамнары нинди булырга тиеш дигән концепция төзеделәр.

«Шәһәрлеләрнең барлык тәкъдимнәрен һәм теләкләрен исәпкә алулары ошады. Шунысы куанычлы, юллар һәм яктырту мәсьәләсе дә хәл ителәчәк икән. Чөнки төзекләндерелгән территория - теләсә кайсы шәһәрнең визит карточкасы. Ворошилов урамындагы бертуган Комаровлар йорты белән нәрсә булачагын беләсе килә иде. Бу мәсьәлә әлегә ачык калды», - ди кукмаралы Эльмира Гарипова.


 
Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X