Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара дәваханәсендә коронавируска анализлар тапшырырга мөмкин

Коронавирска анализларны чит илдән килгән гражданнардан, ОРЗ билгеләре булган һәм пневмония диагнозы куелган затлардан гына алалар.

Поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары Руслан Димитриевның сүзләренә караганда Covid-19 вирусына анализны район үзәк дәваханәсендә бирергә мөмкин.

«Барлык категория гражданнар да пандемиягә тикшерү уза алмый. Анализлар билгеле бер очракларда гына алына. Мондый тестны теләсә кайсы илләрдән кайтып, республикада ун тәүлек булган затларга, ОРЗ билгеләре булган кешеләргә (әгәр башка илләрдән кайткан кешеләр белән контакт булса), шулай ук пневмонияне диагнозы куелган пациентларга үткәрәчәкләр», - дип аңлатты Руслан Павлович.

Анализлар бирү өчен «Ашыгыч ярдәм» бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була.

Исегезгә төшерәбез: 15 апрельгә кадәр Татарстан территориясендә махсус режим кертелде.

Вирус һәм башка йогышлы авыруларны эләктермәс өчен кулларны еш юарга, иммунитетны ныгытырга, рационга яшелчә, җиләк-җимешләрне күбрәк кертергә, чыныгырга, эш урыннарын һәм өйдәге бүлмәләрне җилләтергә, көн саен дымлы җыештыру үткәрергә, кешеләр күпләп җыела торган урыннардан качарга һәм чит илгә чыгуны кичектереп торырга кирәк.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk