Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара бала тудыру йортыннан тантаналы рәвештә йөзенче бала чыгарылды

Яшь ата-анага юбилей медале, ТАССР эмблемасы төшерелгән комплект тапшырылды.

Бүген Кукмара бала тудыру йортыннан 2020 елның йөзенче сабые чыгарылды. 4020 грамм авырлыктагы бала Югары Күзмис авылыннан Анна һәм Дмитрий Павловлар гаиләсендә 1 май көнне дөньяга килгән. Аңа Никита дип исем кушканнар. Кызганычка каршы, үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелү сәбәпле, хатыны белән улын каршы алырга әти кеше үзе генә килгән иде.

Бәхетле әти-әнине бу шатлыклы вакыйга белән район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил Хәлиев, акушерлык бүлеге мөдире Илнар Вәлиев котлап, нык сәламәтлек, бәхет, иминлек теләде һәм ТАССРның 100 еллыгы медале, ТАССР эмблемасы белән комплект тапшырды.

«2020 ел юбилей даталарына бай: Бөек Җиңүнең - 75, ТАССРның - 100, районның 90 еллыгы. Сезнең гаилә өчен бу ел беренче бала - Никита туу белән дә истә калачак. Хезмәттәшләрем һәм үз исемемнән сезне котлыйм. Сабый сәламәт булып үссен», - диде баш табиб.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев