Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара аграр көллиятендә WorldSkills стандартлары буенча күрсәтмә имтихан тапшырдылар

Студентларның хезмәтләренә башка районнардан һәм төбәкләрдән килгән бәйсез экспертлар бәя бирделәр.


Кукмара аграр көллиятендә WorldSkills стандартлары буенча “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” компетенциясендә күрсәтмә имтихан узды. Студентлар WorldSkills стандартлары буенча төзелгән бердәм имтихан биремнәрен үтәделәр. Шушындый гамәли сынау кысаларында алар реаль вакыт режимында үзләренең күнекмәләрен, белемнәрен күрсәттеләр. Башка районнардан һәм төбәкләрдән килгән бәйсез экспертлар аларның эшләренә бәя бирделәр.

Быел күрсәтмә имтиханнар бирү өчен республикада алты үзәк билгеләнгән. Алар Кукмара, Актаныш, Саба, Сарман, Әтнә һәм Мамадыш районнарының һөнәри уку йортлары базаларында урнашкан. Күрсәтмә имтихан үткәрү өчен уку йорты башта аккредитация үтәргә тиеш. Шуннан соң гына ул күрсәтмә имтихан үткәрү үзәге статусын ала. Мондый үзәкләр махсуслашкан мәйданчыклар, заманча технологик җиһазлар белән җиһазланырга тиеш.

- WorldSkills хәрәкәте киң таралу алды. Аның төп максатларының берсе – хезмәт базарына көндәшлеккә сәләтле кадрлар әзерләп чыгару. Бу максатны тормышка ашыру өчен күрсәтмә имтихан үткәрелә. Ягъни укучы, уку йортын тәмамлап, имтихан тапшыра, бу исә билгеле бер компетенция буенча белгеч әзерләүнең сыйфатын ачыкларга мөмкинлек бирә, - ди уку-җитештерү эше буенча директор урынбасары Раил Ганиев. - Бу сынауның башы гына әле, анда быел көллиятнең 16 студенты катнашты. Әмма быелгы беренче курс студентлары аны мәҗбүри тәртиптә тапшырачаклар. Апрельдә “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” компетенциясендә узды, май аенда ресурслар үзәгендә “Мода технологиясе” компетенциясе буенча шундый ук имтихан үткәрергә җыенабыз. Бирегә төрле шәһәрләрдән 7 эксперт килер, дип көтелә. Дөрестән дә, диплом эшләре еш кына реферат характерында була һәм студентларның һөнәри компетенцияләрен бәяләргә мөмкинлек бирми. Мәсәлән, тегүче беренче элмәкне кем һәм кайчан уйлап табуы турында диплом эше язса, бу аны  күп укый торган белгеч буларак сурәтли, әмма костюмны дөрес тегә беләме – анысын күрсәтмәс. Күрсәтмә имтихан  Мәскәүдәге “WorldSkillsRussia” яшь профессионаллары” берлеге белән бергә оештырыла, имтиханның баш эксперты да шуннан билгеләнә. Быел безнең районга баш эксперт Красноярск краеннан килде, башка экспертлар  - республиканың күрше районнарыннан. Имтиханнарда катнашучыларның эшләрен нәкъ менә алар күзәтә. Имтиханны уңышлы тапшыручыларга компетенцияләр паспорты (Skills Passport) тапшырыла. Мондый паспорт дипломга әһәмиятле өстәмә булып кына калмый, эшкә урнашканда да өстенлек бирә.

- Имтихан нәтиҗәләре шул ук көнне компьютерга кертелә һәм базада саклана, берни үзгәртеп булмый. Ничек үткәнен теләге булган һәркем Ю-туб каналында онлайн режимында карый ала. Барлык төзексезләрне табып, техниканы эшләтеп җибәргән укучы югары балл алды, - дип сөйләде имтиханның үзенчәлекләре турында баш эксперт Ирина Куликова. - Биредә дүрт эш мәйданчыгы эшләде. Имтиханда катнашучылар биремнәрне өч сәгать эчендә үтәргә тиеш иде. Һәр катнашучыга – бер эксперт. Алар Апас, Арча, Сарман районнарыннан килделәр. Кагыйдә буенча безне келәр үзебезнекеләргә бәя бирергә тиеш түгел. Минем бурычым – документларны тутыру, мәйданчыкта ни барганын күзәтү.  Барлык студентлар да тырышалар, биремне бөтенләй үти алмаганнар юк. Үзем – Красноярск краеннан килгән эксперт, Ярск авыл хуҗалыгы техникумында методик хезмәт башкарам.

Әйтүенә караганда, аларның техникумы “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” һәм “Ветеринария” компетенцияләрендә күрсәтмә имтихан үткәрү үзәге булган. Эксперт булу өчен Россия дәрәҗәсендәге WorldSkills эксперты сертификаты яки бу чемпионатларда уку үткәнлек турындагы таныклык кирәк.

- Барысы да яхшы оештырылган, мәйданчыклар кирәкле бар нәрсә белән җиһазланган, студентлар яхшы әзерлекле. Мин Сарман аграр көллиятендә махсус фәннәр укытам. Эксперт сыйфатында Кукмара районына икенче тапкыр килүем. Һәр эксперт бер модульгә беркетелә. Беренче смена  9 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр эшли, төштән соң икенче смена эшкә керешә. Безнең бурыч – студентларның эшләвен күзәтү. Аларга ярдәмгә волонтерлар килә. Нәрсәнедер тотып тору, китереп бирү кирәк икән, алар һәрчак янәшәдә, - ди Рәмис Шәмсетдинов.
Графикның тыгыз булуына  карамастан, күрсәтмә имтиханда катнашучы 3 курс  студенты Кирилл Михайлов белән сөйләшергә җай чыкты. Аңа тракторны кабызып җибәрергә һәм пресс-җыйгычны тагарга кирәк иде. Имтиханда катнашучыларны эштән бүләргә ярамый, алар тиешле вакыт эченә сыярга тиеш. Һәр минутлары исәптә. Егет эксперт рөхсәте белән генә безнең сорауларга җавап бирде. Аның турында, тырыш һәм максатчан, диделәр. Егет мондый чараларда беренче елын гына катнашмый икән.

- Көллияттә “Авыл хуҗалыгын механикалаштыру” белгечлеге буенча белем бирелә. Казанда үткән WorldSkills бәйгеләрендә үткән ел да катнашып, икенче урын алдым. Хәзер күрсәтмә имтиханда катнашам, ул диплом белән бәйле. Көллиятне тәмамлаганнан соң, югары белем алырга уйлыйм. Әлбәттә, һәр эштә кыенлыклар туа, безне шул авырлыкларны җиңәргә өйрәтәләр, - дип сөйләде Кирилл Михайлов.

фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk