Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кайда күпме: Кукмара базарында яшелчә һәм җиләк-җимешләргә бәяләрне белештек

Күпләр көндәлек рационыбызга кергән яшелчәләрдән кишер, чөгендер, бәрәңгегә бәянең җәй башында «тешләвенә» игътибар итми калмагандыр.

 Бервакыт үзем дә, килограммы 150 сумлык кишерне күреп, сатучыдан: «Алтынмы әллә бу?» - дип сорамый булдыра алмадым. «Юк, кызгылт сары ул», - дип җавап бирде миңа ул чакта.

Бәясе шулкадәр югары булгач, интернет челтәрендә: «Бер ел эчендә кишер евроны куып җитте», - дип шаяртучыларны да очратырга була иде. Ә менә күптән түгел Россия Президенты Владимир Путин белән турыдан-туры элемтә вакытында аннан: «Ни өчен Эквадордан кайткан бананнарның хакы күрше төбәктән җыеп алынган кишергә караганда арзанрак?» - дип сорадылар. Сәясәтче азык-төлеккә бәяләрнең бөтен дөнья буенча үсүен һәм хәзерге вакытта дөнья индексларының соңгы 10 ел эчендә иң югары дәрәҗәдә торуын билгеләп үтте.

Бүгенге көндә бәрәңге, кишер һәм чөгендергә бәяләрнең төшүе күзәтелә. Бу, чыннан да, шулаймы? Без үзебезнең җирле базарга һәм шәһәрнең берничә кибетенә юл тоттык. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: күпчелек кибетләрдә үзебездә үстерелгән яшелчә, җиләк-җимешләр юк, бәрәңге, суган, баклажан, борыч - барысы да читтән кертелгән, нигездә, Үзбәкстан, Азәрбайҗаннан кайтарылган. Районыбыз фермерларының берсе билгеләп үткәнчә, супермаркетлар шәхси фермер хуҗалыклары белән эшләргә яратмый шул, агрохолдингларны өстенрәк күрә.

«Аларга яртышар ел саклана торган продукт кирәк. Ә натураль азык-төлек ул тиз бозыла. Шуның өчен дә үз продукцияңне элеккегечә базарда, ярминкәләрдә сатарга туры килә. Җирле продукт кыйммәтрәк булса да, аның каравы натураль», - диде ул.
Ленин урамында яшәүче Марина исемле күп балалы әни яшелчә бәяләренең артуы өчен борчыла.

«Берничә атна элек бәяләрнең ни дәрәҗәдә “үсүен” күреп шок хәлендә калдым. Кишер һәм чөгендернең бер килограммы - 120-150, бәрәңге 68 сум тора иде. 300 процентка кыйммәтләнде микәнни? Юкса, 4,5 яисә 5 кенә процентка арту турында сөйләгәннәр иде. Бу бит винегрет һәм борщны да бәйрәм уңаеннан гына әзерлисе булачак дигән сүз түгелме?! Узган көз имбир тирәсендә дә шундый ук шаукым булып алган иде. Ул чакта аның бәясе хәтта бер мең сумнан артып ките. Мин сезонлы яшелчәләрне үзебезнең йорт янындагы кибеттән сатып алам. Еш кына шәхси хуҗалыкларда яшәүчеләр үз бакчаларында үстерелгән продукцияне күпкатлы йортлар янына алып килеп саталар. Аларда кыяр, помидор, кәбестә, йомырка, сөт, хәтта тавык түшкәләре дә була. Бәяләр кибет һәм базарныкыннан бик аерылып тормый, бертөрлерәк дип әйтергә була. Әйтик, помидорның килограммын - 100, ә суганны 30-35 сумга сатып алырга мөмкин», - ди ул.

«Сезон вакытында йөзем (виноград) белән нектаринга бәяләр бераз кимер дип уйлыйм. Үзбәкстаннан кайтарылган җиләк-җимешләрнең барысы да өлгергән, баллы, сусыл. Лимон һәм мандариннар гына Төркиянеке. Хәзер баллы борычка сорау зур. Аларның килограммын йөз сумнан башлап сатабыз. Помидорлар килограммы 90 сумга да бар, ә ваграклары 60 сум тора», - ди сатучы Гайратҗан Хошимов.

Нигездә, яшелчә бәясе барлык сәүдә нокталарында да бертөрле. Сезонлы продукция арасында җир җиләге үсентеләрен - 30, сортлы лилияләрне - 150, гади һәм ампельле бегонияне - 200, кыска яранны 150 сумга очратырга була.

Кибетләргә килгәндә, яшелчәләргә, шул исәптән кишергә, бәрәңгегә бәяләр базарныкыннан нык аерылмый. Бәягә аның юылган-юылмаган, үзебездә үстерелгәнме, әллә читтән кайтарылганмы – шулар йогынты ясый. Әйтик, гипермаркетларның берсендә кишернең килограммын - 79, бәрәңгенең килограммын - 31 сумга, ә Нур Баян урамындагы кечкенә генә бер кибеттә кишернең килограммын - 65, «икенче икмәк»нең килограммын 40 сумга тәкъдим итәләр.

Кыяр һәм помидорларга бәя биш-алты процентка арзанайган инде. «Борщ» ясау өчен яшелчәләр тупланмасын сатып алырга әз генә көтәсе кала - көзгә яшелчә бәяләре барыбер төшәчәк.

Сатучылар билгеләп үткәнчә, җирле продукцияне, чит илнекенә караганда кыйммәтрәк булса да, бик теләп сатып алалар икән.

Менә аларның кайберләренә бәяләр:

Кара карлыган – килограммы 100 сум. Сатучылар әйтүенчә, узган ел аның килограммы 150 сум булган.

Кызыл карлыган – килограммы 120-150 сум. Кара һәм кызыл карлыганга бәя базарда тәкъдим ителүче әлеге җиләкнең күләменә карап төрлечә икән.

Слива – килограммы 100 сум.

Груша – килограммы 50 сум.

Алма (уртача зурлыктагы чиләк) – 50 сум.

Облепиха – килограммы 200 сум.

Абрикос – килограммы 150 сум.

10 литрлы чиләктә чия – 200 сум.

Виноград (йөзем), читтән кайтарылган – килограммы 200 сум. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: йөземнең тышкы кыяфәте дә мөһим роль уйный. Халык зур, матур тәлгәшләрне сайлап ала.

Нектарин – килограммы 200-250 сум.

Шәхси хуҗалыкларда яшәүчеләр петрушка, базилик һәм башка яшел тәмләткечләрне бер бәйләмен 10-15 сумга сата.
Яшелчәләргә килгәндә, җәйге сезонда помидор, суган, сарымсак, кыяр, борыч, керән – лидерлар рәтендә. Соңгысына ихтыяҗ аеруча зур икән, чөнки консервлау сезоны башланды бит. Керәннең 100 граммы - 50 сум. Суганның килограммы – 35, кыяр  – 30, сарымсак – 250, томат – 100, вак сортлары – 80, ташкабак (кабачки) – 20, кәбестә һәм бәрәңге 40 сум тора.

Бәяләр 5 август көнне алынды.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмет даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk