Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ирина Иванова: Кукмаралылар Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча актив тавыш бирә

Кукмара сайлау участогы сәркатибе участокка килүчеләрнең җаваплылык тоеп тавыш бирүләрен билгеләп үтте.

Кукмарадагы 1668нче тавыш бирү участогы «Ромашка» балалар бакчасында урнашкан. Анда Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүе бара. Әлеге участокта тавыш бирүчеләр саны - 2129. Сайлау комиссиясе сәркатибе Ирина Иванова сүзләренә караганда, чара штат режимында бара, тавыш бирүчеләр актив.

«Район халкының гомумроссия тавыш бирүгә җаваплы каравы сөендерә. Участокларга иртәдән алып халык күп килә. Бүген ял көне булганлыктан, күпләр гаиләләре белән килә», - ди ул.

Тавыш бирүдә барлык санитар таләпләренең дә үтәлүен билгеләп узарга кирәк. Тавыш бирү алдыннан тән температурасы үлчәнә, шәхси саклану чаралары бирелә. Тавыш бирүчеләр бер ишектән керәләр, икенчесеннән чыгалар.

Яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә активлык күрсәтә.

«Лаеклы ялда булуыма карамастан, сайлауларның һәрберсендә дә катнашам. Башкаларны да актив булырга чакырам. Мин балаларым һәм оныкларымның киләчәгенә битараф түгелмен. Мин үзгәртүләр өчен тавыш бирәм», - ди күпфатирлы йортларның берсеннән Равилә ханым.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk