Инвалидлар көне уңаеннан районыбызның күппрофильле лицеенда бәйрәм узды (фото)
Анда инвалидлар оешмасының актив вәкилләре чакырылган иде. Кунаклар иң элек Кукмара төбәкне өйрәнү музеенда экскурсиядә булдылар, күппрофильле лицейда укучылар көче белән әзерләнгән концерт карадылар. Бәйрәм мул табын артында дәвам итте. Чарада катнашучылар алдында район инвалидлар оешмасы рәисе Равил Нигъмәтҗанов, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, республика физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Фәридә Сәфиуллина,...
Анда инвалидлар оешмасының актив вәкилләре чакырылган иде. Кунаклар иң элек Кукмара төбәкне өйрәнү музеенда экскурсиядә булдылар, күппрофильле лицейда укучылар көче белән әзерләнгән концерт карадылар. Бәйрәм мул табын артында дәвам итте. Чарада катнашучылар алдында район инвалидлар оешмасы рәисе Равил Нигъмәтҗанов, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, республика физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Фәридә Сәфиуллина, атказанган спорт мастеры Ирина Полякова һәм башкалар чыгыш ясады. "Аргамак" командасының актив спортчылары Тимур Антипов, Мөнир Гыймадиев, Иглиз Әхмәдуллиннарга, Туембаш һәм Зур Кукмара җирлекләренең беренчел инвалидлар оешмасы җитәкчеләре Галия Гыйниятуллина, Рафаэль Хәкимовларга район башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды. 2016 ел нәтиҗәләре буенча республикада өченче урынны алган "Аргамак" командасы кубокка ия булды. Бәйрәм район үзешчәннәренең моңлы җырлары белән үрелеп барды.
Алсу Идрисова хәбәре һәм фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев