Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Һиндстан, Төркия, Испания, Россия ташлары – Кукмарада

“Мастер и камень Индустрия” җәмгыяте мәрмәр, гранит, оникс, травертин һәм башка табигый ташлардан эшләнмәләр җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә

Ике ел элек “Мастер и камень Индустрия” җәмгыяте район администрациясе чакыруы буенча эшчәнлеген Мәскәүдән Кукмарага күчерде. Бүгенге  көндә ул кызу рәвештә үсеш ала. Әлеге җәмгыять мәрмәр, гранит, оникс, травертин һәм башка табигый ташлардан эшләнмәләр җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә. Биредә кабер ташлары, баскычлар, тәрәзә тупсалары, аш бүлмәсе өчен өстәл такталары, ачык учаклы мичләр, шулай ук биналарның алгы яклары, интерьеры өчен таш плитәләр ясала. Югары сыйфат белән эшләү әлеге җәмгыятькә таш эшкәртү тармагында үзен ышанычлы хезмәттәш итеп танытырга ярдәм итте. Җитештерү базасы төрле катлаулыктагы эшләнмәләрне тиз һәм тиешле вакытта ясарга мөмкинлек бирүче заманча чит ил җиһазлары белән тәэмин ителгән. Фактураның, материалларның, төсләрнең төрлелеге – боларның барысы интерьерларны, биналарның алгы якларын матурлау буенча иҗади идеяләрне тормышка ашырырга мөмкинлек ача.

Үзеңә күрергә кирәк

Предприятиедә күргәннәр тәэсирләндерә. Ишегалдында махсуслашкан техника, таш блоклар байтак. Ташлар әлегә формасыз һәм соры. Тиешле калынлыкны, формаларны аларга заводта бирәләр. Зур, иркен цехта төрле төрдәге табигый ташлар эшкәртелә.

- Гранит, мәрмәр теләсә нинди интерьерга килешә. Аш-су һәм ванна бүлмәләре өчен шушы материалдан эшләнгән өстәл такталары зур сорау белән кулланыла. Бу бит әле матур гына түгел, ышанычлы һәм чыдамлы дигән сүз. Гранит бик нык, температура үзгәрешләренә һәм механик тәэсир итүләргә бирешми. Моннан тыш, салкынга бик чыдам булуы аны тышкы бизәүдә кулланырга мөмкинлек тудыра, - дип сөйләде сату буенча менеджер Александр Гареев безне цех буйлап озатып йөргәндә.

Чималны Һиндстан, Төркия, Испания илләре, Россия карьерларыннан алып кайталар. Предприятиедә квалификацияле хезмәткәрләр тупланган, эш ике сменада оештырылган.  Эшчеләр өйрәнү үтә торган таш мәктәбе дә бар икән. Алар теләсә нинди катлаулыктагы эшләнмәне яхшы сыйфат белән үзвакытында башкаралар. Барлык эшләнмәләр заказ бирүченең теләген һәм таләпләрен исәпкә алып ясала. Хезмәткәрләр үлчәмнәр алу өчен клиентлар янына үзләре бара алалар.

Барысы да югары дәрәҗәдә
 

“Мастер и камень Индустрия” җәмгыяте әзер продукцияне Россия һәм Татарстанның төрле төбәкләренә җибәрә.

Районда бизнес үсеше өчен уңай шартлар тудырылган: яхшы логистика, уңайлы транспорт юллары. Таш блоклар автомобиль һәм тимер юл транспорты белән кайта. Блокларны урнаштыргач, махсус пычкылар белән төрле калынлыктагы кисәкләргә кисәбез. Мондый эш башкарыла торган Татарстандагы эре җитештерү урыны бу. Алга таба без таш плитәләрне шомартып ялтыратабыз, сызымнар буенча кисәбез,  һәм үз эшләренең осталары яңа, заманча җиһазлар ярдәме белән теләсә нинди архитектура формаларын чынга ашыралар.

- Күптән түгел Казанда да офис ачылды. Казан базарын үзләштерергә ниятлибез. Барлык продукция популярлык  белән кулланыла, - дип, агымдагы һәм алда торган эшләр белән таныштырды техник директор Илсур Гарипов. - Чик буенда хезмәт иткән райондашларыбызга һәйкәл, Кукмарадагы яңа ЗАГС бинасына керү урыны – безнең эшебез. Хезмәткәрләребез шулай ук Мәскәүдәге ГУМны (дәүләт универсаль кибете) реконструкцияләүдә катнаштылар. 

Чыннан да, яхшы таш эшләнмәләр заманча теләсә нинди интерьерга яраклы. Табигый материалның үзенчәлекле матурлыгы теләсә кайсы бинада үзенә бер төрле мохит, уңайлылык, гармония тудыра. Эстетик сыйфатлары белән беррәттән ташның ныклыгын, чыдамлы  булуын билгеләп үтәргә кирәк. Интерьер һәм экстерьер өчен төрле типтагы табигый ташлардан  ясалган  функциональ һәм декоратив әйберләр, үзләренең үзенчәлекле матурлыкларын һәм физик үзлекләрен саклап, күп дистә еллар хезмәт итәчәкләр.

Клиентларыбызның фикерләре

Равил ЯППАРОВ

“Мастер и камень Индустрия” җәмгыятендә кабер ташына заказ биргән идек. Ул чыдам һәм яхшы чималдан булсын, дип теләдек. Хезмәткәрләр материалны сайлауда  һәм заказны рәсмиләштерүдә ярдәм иттеләр. Шәһәр эчендә китереп бирү бушлай, кулай бәягә урнаштырып та бирделәр. Эшләреннән канәгать калдык, граверлау, ягъни чокып язу аермачык һәм төгәл башкарылган. Бәяләр дә кыйммәт түгел.
 

Алисә МОТЫЙГУЛЛИНА

Барысы да без үз өебезгә күчкәннән соң башланды. Безнең аш-су бүлмәсе зур һәм иркен. Билгеле, алдыбызга җиһаз сайлау мәсьәләсе килеп басты. Аның матур гына түгел, уңайлы да булуын теләдек. Шуңа күрә таш такталы өстәл сайларга булдык. Эзли башлагач, шул ачыкланды: мондый товар турында барлык сатучылар да кирәгенчә белмиләр икән. Танышыбыз безгә “Мастер и камень Индустрия” җәмгыятенә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде. Биредә безгә таш эшләнмәләрнең үзенчәлекләре турында аңлаттылар, үзләре килеп, үлчәм алдылар һәм билгеләнгән вакытта заказны китереп бирделәр. Хәзер аш-су бүлмәсен ямьләндереп торган өстәлебезгә сөенеп бетә алмыйм.
 

БЕЗНЕҢ КОНТАКТЛАР:

Адрес: Кукмара, Ленин урамы, 88 В.

Тел.: 8(84364) 2-67-20, 89178668313

Электрон почтаcs: nat-stone@mail.ru

Инстаграм: @kukmorstone

Сайт: www.stone-prof.ru/

ООО «Мастер и камень Индустрия»
Огрн 1137746383895

*Мастер и камень

РЕКЛАМА ХОКУКЫНДА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk