Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Илүзә Галәвиева: Яшьләр фикеренә колак салу мөһим

Кукмарадагы тормыш яшьләрне җәлеп итәрлек булсын өчен, эш урыннары турында гына түгел, ә аның ялы, көнкүреше турында да кайгыртырга кирәк, дип саный Россия икътисад университетының 1нче курс студенты.

Яшьләрнең фикерен тыңлау бик мөһим. Кукмарадагы тормыш яшьләрне җәлеп итәрлек булсын өчен, эш урыннары турында гына түгел, ә аның ялы, көнкүреше турында да кайгыртырга кирәк. Бу хакта Россия икътисад университетының 1нче курс студенты Илүзә Галәвиева район башлыгының район Мәдәният йортында узган студентлар белән очрашуында билгеләп үтте.

"90нчы еллардан соң Россия гражданнар җәмгыяте төзергә омтыла. Ә бу киң җәмәгатьчелек һәм җитәкчеләр арасында даими диалог дигән сүз. Бүген район башлыгы белән очрашуга актив яшьләр җыелды. Аларның фикерен тыңлау бик мөһим. Чөнки яшь буын һәр әйбергә яңача карый. Кукмарадагы тормыш яшьләрне җәлеп итәрлек булсын өчен, эш урыннары турында гына түгел, ә аның ялы, көнкүреше турында да кайгыртырга кирәк. Мондый чарада катнашу миңа бик кызыклы булды", - дип билгеләп үтте студент кыз.

Безнең районда яшь кадрларны районга җәлеп итү буенча актив эш алып барыла. Юнәлешләрнең берсе - җитәкчеләрнең өлкән сыйныф укучылары, студент-якташлар белән очрашулары.

Район башлыгы Сергей Димитриев студентлар алдында чыгыш ясап, районның үсеш перспективалары белән таныштырды. Аларны уку йортын тәмамлаганнан соң районга кайтырга һәм аны үстерү өчен көч куярга чакырды. Чараның башка кунаклары да үз фикерләре белән уртаклаштылар.

Аннары очрашу ирекле диалогка күчте, аның барышында төрле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Күбесе яшьләр ялына һәм спортка кагыла иде.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев