Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Илгиз Нәбиев: Сәрдекбаш җирлеге халкы эшле һәм ашлы халык

Җирлек башлыгы узган ел җирлектә башкарылган эшләр белән таныштырды.

Сәрдекбаш җирлегенә кергән 7 авылда 352 хуҗалыкта 1337 кеше яши. Узган ел 13 бала туган, 9 кеше вафат булган. Җирлектә халык нигездә эре терлек асрау белән шөгыльләнә. Шәхси хуҗалыкларда барлыгы 1023 мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 410сы – савым сыерлар. Шулай ук шәхси хуҗалыкларда 1092 сарык, 68 кәҗә, 39 ат, 1500 кош-корт, 180 баш умарта асрала.

Җирлектәге халыкка 3 ФАП, 6 кибет, 3 китапханә, 1 мәдәният йорты һәм 3 клуб, 2 башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы хезмәт күрсәтә. Сәрдекбаш урат мәктәбендә 127 бала белем ала, шулардан мәктәпкәчә төркемдә - 24, Сәрдекбаш урта мәктәбендә - 70, Трыш авылы башлангыч мәктәбендә - 17, Яңа Сәрдек авылы башлангыч мәктәбендә - 16. Аларга 26 укытучы һәм техник хезмәткәр хезмәт куя. 14 бала 1нче сыйныфка укырга керде. Мәктәпне тәмамлап чыккан укучылар барсы да югары уку йортларына керә алганнар.

Хисап җыелышы җирлек башлыгы Илгиз Нәбиевның чыгышы белән башланып китте. Ул узган ел җирлектә башкарылган эшләр белән таныштырды.

- Авыл җирлеге Советы үзенен эшен Устав нигезендә депутатлар белән бердектә төзелгән планнар буенча алып бара. 2019 елда авыл җирлеге советында 6 утырышы уздырылды, анда 43 сорау каралды. Безнең як халкы эшле һәм ашлы халык. Узган ел Кукмара районында эшче һөнәрләр елы буларак кабул ителде. Җирлектә 25 эшмәкәр теркәлгән. Шулай ук узган ел үзара салым җыюда да һәркем актив катнашты. Халыктан 497 мең сум акча җыелды. Республика бюджетыннан 1988 мең сум өстәлгәч, әлеге сумма 2485 мең сум булды. Әлеге акчалар юллар төзекләндерү, халыкны сулы итү, янгын гидрантлары урнаштыру, зиратларны карап торуга, спорт инвентарьләре алу һәм башкаларга тотылды, - диде җирлек башлыгы.
Чыгышлар соңында халык үзен кызыксындырган сорауларны бирде.

фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X