Илебез язмышы – ышанычлы кулларда
Февраль башында Мәскәүдә мөһим вакыйга - "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең XV съезды үтте. Съезд эшендә катнашкан бер төркем Татарстан делегатлары арасында Сәрдекбаш авыл җирлеге башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең башлангыч оешмасы сәркатибе Илгиз Нәбиев та бар иде. Райондашыбыз үзенең тәэсирләре, уй-фикерләре белән уртаклашты. -Илгиз Мөзәкирович, Мәскәү сезне ничек каршы алды?...
Февраль башында Мәскәүдә мөһим вакыйга - "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең XV съезды үтте. Съезд эшендә катнашкан бер төркем Татарстан делегатлары арасында Сәрдекбаш авыл җирлеге башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең башлангыч оешмасы сәркатибе Илгиз Нәбиев та бар иде. Райондашыбыз үзенең тәэсирләре, уй-фикерләре белән уртаклашты.
-Илгиз Мөзәкирович, Мәскәү сезне ничек каршы алды?
-Күңелле ыгы-зыгы белән. Иң элек шәһәр буенча экскурсия оештырылды. Башкаланы беренче тапкыр күрүем иде, аның мәһабәт, матур булуына сокланып йөрдем. Съезд эшчәнлеге югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Беренче көнне секцияләргә бүленеп, дискуссия мәйданчыклары дип аталган ун урында халык хуҗалыгының төрле тармаклары - мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләрдәге проблемалар каралды.
-Сез нинди дә булса тәкъдим белән чыктыгызмы?
-Авыл җирендә хезмәт куючы җитәкче буларак, әлбәттә, миңа авыл темасы якынрак, авыл хуҗалыгына кагылышлы тәкъдим керткән булыр идем, бәлки. Әмма мин "Сәнәгать сәясәте" секциясенә билгеләнгән идем. Эшебез халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе (ВДНХ) павильоннарының берсендә барды. Әлеге секция эшендә катнашу үзем өчен өстәмә мәгълүмат алу мөмкинлеге бирде. Әйтик, сәүдә-сәнәгать палатасы башлыгы Сергей Катырин чыгышында сәнәгатьне үстерү фонды ресурсларын арттыру, стратегик планлаштыру ресурсларын булдыру кирәклеге әйтелде. Үз эшен башлап җибәргән затларга беренче өч ел эчендә салымнардан азат итү турында тәкъдим дә вакытлыча яңгырады, дип уйлыйм. Мондый шартлар эшмәкәрләргә ныклап аякка басарга ярдәм итәр иде. Гомумән алганда, барлык мәйданчыкларда да сүз халыкның тормышын яхшырту, кризиска кадәр эшли башлаган барлык өстенлекле программаларны саклап калу турында барды.
-Көн тәртибендә быел илебезнең Дәүләт Думасына булачак сайлауларга әзерлек мәсьәләсе каралганы мәгълүм.
-Икенче көнне Россия премьер-министры, "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведев җитәкчелегендә съездның пленар өлеше үтте. Без сайлау алды программасы комиссиясен төзү, партиянең Югары советына яңа әгъзалар сайлау, партия Уставына кайбер үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирдек. Шунысы мөһим: "Бердәм Россия" - депутатлыкка кандидатларны халык алдында ачыктан-ачык тикшерү һәм алдан тавыш бирү юлы белән сайлауны керткән бердәнбер партия. Мәйданчыкларның берсендә шушы уңайдан яңа Кагыйдәнамә кабул итү төп вакыйгаларның берсе булды. Анда республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең региональ бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка җитәкчеләр катнашты.
-Съезддан нинди нәтиҗәләр, омтылышлар белән кайттыгыз?
-"Бердәм Россия" партиясенең куәтле булуына янә бер кат инандым. Партия әгъзалары арасында югары вазыйфаи затлар, илгә танылган спортчылар, эшмәкәрләр һәм башка күренекле, актив шәхесләрнең булуы да шуны раслый. Аларны якыннан күрү-аралашудан алган хисләр әле дә сүрелми. Әйтик, беренче хатын-кыз космонавт Валентина Терешкованы очратып, безнең белән фотога төшүен үтендек. "Сез кайдан? Татарстаннанмыни? Мин татарларны яратам", - дип сөендерде ул безне, ризалык белдереп. Гомумән, илебез язмышы - ышанычлы кулларда дигән нәтиҗә ясадым мин. Дәүләтнең уңышлы үсеше өчен үзебездән дә лаеклы өлеш кертү кирәк.
Әңгәмәне Гөлҗофар МИННЕХАНОВА үткәрде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев