Халыклар дуслыгы йортында Кукмара якташлар җәмгыятенең очрашуы узды (+Фото)
Бер төркем кукмаралылар башкаланың Халыклар дуслыгы йортында узган якташлар очрашуында булып кайттылар. Дөньяның кайсы гына почмагына таралмаган милләттәшләребез! Татарстан һәм Рәсәй шәһәрләрендә генә түгел, хәтта чит илләрдә гомер кичерүче якташларыбыз да, Кукмара белән элемтәләрен өзмичә, туган яклары белән горурланып яшиләр. Якташлар җәмгыяте оештырган очрашуга да бердәм булып кайтырга тырышканнар иде...
Бер төркем кукмаралылар башкаланың Халыклар дуслыгы йортында узган якташлар очрашуында булып кайттылар.
Дөньяның кайсы гына почмагына таралмаган милләттәшләребез! Татарстан һәм Рәсәй шәһәрләрендә генә түгел, хәтта чит илләрдә гомер кичерүче якташларыбыз да, Кукмара белән элемтәләрен өзмичә, туган яклары белән горурланып яшиләр. Якташлар җәмгыяте оештырган очрашуга да бердәм булып кайтырга тырышканнар иде алар.
-Күпмилләтле районыбыз халкын дуслык берләштерә. Тырышып эшли дә, менә дигән итеп яши дә беләләр алар, - дип билгеләп үтте район башлыгы Сергей Димитриев, районның социаль-икътисадый торышы белән таныштырганнан соң. - Чит җирләрдә яшәүче якташларыбыз да үзләренең кече Ватаннарын онытмыйлар. Чакыруны кабул итеп, очрашуга килгәнегез өчен зур рәхмәт. Бу чара якты мизгелләр, күңелле хатирәләр калдырыр, дип уйлыйм.
Залда урын алган һәркем үз туганың шикелле газиз һәм кадерле. Сөйләшеп сүзләр бетәрлек түгел, хатирәләр... бихисап.
-Ветеран журналист Азат Сабитовны күргәч, гүя яшьлегемә кайткандай булдым, - дип хатирәләргә бирелеп алды якташыбыз, Татарстан халыклар Ассамблеясы советының башкарма комитет җитәкчесе Николай Владимиров. - Минем элеккеге "Заветы Ильича" колхозында эшләгән вакытым. Фермадагы эшләрне бетергәч, кызлар-егетләр барыбыз бергә чылбырлы ДТ тракторына утырып, авыллардан авылларга концертлар куеп йөри идек. Билет бәясе 5, яисә 10 тиен. Җыелган акчага терлекчеләр йортына картина алып бирәбез дә, калганын 8 март, 23 февраль бәйрәмнәрен уздыруга тотабыз. Иң күңелле вакытлар иде ул. Мин һәрвакыт үземнең Кукмарадан булуым белән горурланып яшәдем. Якташларымның барысын бергә күргәч тә, йөрәккә рәхәт булып китте. Бер очрашу - бер гомер, дип белми әйтмиләр шул.
Минзәлә театрының баш режиссеры Дамир Сәмерхановның якташлар очрашуында беренче тапкыр катнашуы.
-Мондый чара оештырылганга бик сөенәм. Яшь буын үзенең милләттәшләрен, якташларын һичшиксез белергә тиеш, - ди ул. - Безнең театрда да кукмаралылар шактый. Үзебезнең соңгы вакыттагы уңышларыбызга да бераз тукталасым килә. Сентябрь аенда Кырымда "Театр.Чехов.Ялта" дигән халыкара фестивальдә "Сөннәтче бабай" спектакле белән катнашып, "Традицияләрне саклау" номинациясендә лауреат булдык. Шулай ук Төркиядә дә чыгышларыбызны тулы залларда тамаша кылдылар. Тиздән театрның 80 еллыгы уңаеннан Казанда гастрольләребез башланачак.
Тумышы белән Купка авылыннан булган, күп еллар Можга урман комбинаты генераль директоры вазыйфасын башкарган Удмуртиянең һәм Россиянең атказанган урман сәнәгате хезмәткәре Илгизәр Хәсәнов туган ягына елга бер - Сабантуйларга кайта икән.
-Якташлар очрашуына да чакыруны куанып кабул иттем. Әһәмиятле, бик кирәкле гамәл, - ди ул. - Моннан берничә ел элек Купка авылының тарихын, үткәнен һәм бүгенгесен чагылдырган "Без -Купкалар" дигән бик яхшы китап басылып чыккан иде. Бу - бик зур кыйммәткә ия булган хезмәт. Анда минем гаиләм, әти-әниләрем турында да язма бар. Милләт җанлы яшьләр булганда гына тел дә, гореф-гадәтләр дә сакланып калачак.
Күпкырлы талант иясе, күренекле галим һәм педагог, тәнкыйтьче Фоат абый Галимуллин ун елга якын Кукмараның якташлар җәмгыятен җитәкләгән.
-Без Казанның Галискар Камал, Кәрим Тинчурин театрларында һәрдаим якташлар очрашуы уздыра, тамырлары Кукмара белән бәйләнгән милләттәшләрне бергә туплый идек. Соңгы вакытта бу матур традиция бераз онытылып торды, президиумнар да оештырылмады, бурычлар да куелмады. Әмма район башлыгы Сергей Димитриев җитәкчелегендә оештырылган бүгенге очрашу дәвамлы булыр, безне кабат уятып җибәрер, дип ышанам. Якташларыбыз арасында күренекле медицина хезмәткәрләре дә, тарихи мирасны барлау өлкәсендә эшләүчеләр дә, галим, язучылар да бар. Без бердәм булып, көчләрне бер йодрыкка туплап, районны үстерүгә үз өлешебезне кертергә тиешбез, - диде ул.
Якташлар җәмгыятенең очрашуында үзләренең хатирәләре белән уртаклашучылар һәм рәхмәт сүзләрен ирештерүчеләр шактый булды. Бердәм тавыш белән 11 кешедән торган яңа состав һәм якташлар җәмгыятенең рәисе сайланды. Әлеге вазыйфа якташыбыз, Татарстан Конституцион суды рәисе Фәрхәт Хөснетдиновка йөкләнде.
-Без телне саклау өчен бар тырышлыгыбызны куярга, ата-бабаларыбызның мирасын, гореф-гадәтләрне буыннан-буынга тапшырырга тиешбез. Яшьләр, студентлар белән дә очрашулар уздырырга кирәк. Безне киләчәктә зур эшләр көтә, - диде ул.
Район Мәдәният йорты үзешчәннәре, фольклор ансамбльләрнең җыр-биюләре белән беррәттән, якташларыбыз Зөһрә Камал һәм Вадим Захаровларның да чыгышлары бәйрәмгә үзенчәлекле төсмер өстәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев