Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Халык үзе тикшерә

"Халык контроле" дәүләт мәгълүмати системасы инде өченче елын уңышлы гына эшләп килә. Аның ярдәмендә uslugi.tatarstan.ru порталында теркәлгән һәркем үзенең шикаятьләрен, моң-зарларын, теләк-тәкъдимнәрен төрле ведомстволарга җиткерә, башкалар калдырган гаризаларга "ошый" ("ошамый") тамгасын куя, алынган җавапларны бәяли ала. Гариза юллаганда фото яисә видеофайл беркетергә һәм картада проблемалы урынны билгеләргә мөмкин. Системага куелган...

"Халык контроле" дәүләт мәгълүмати системасы инде өченче елын уңышлы гына эшләп килә. Аның ярдәмендә uslugi.tatarstan.ru порталында теркәлгән һәркем үзенең шикаятьләрен, моң-зарларын, теләк-тәкъдимнәрен төрле ведомстволарга җиткерә, башкалар калдырган гаризаларга "ошый" ("ошамый") тамгасын куя, алынган җавапларны бәяли ала. Гариза юллаганда фото яисә видеофайл беркетергә һәм картада проблемалы урынны билгеләргә мөмкин. Системага куелган регламент буенча, гариза бирүче ун көн эчендә җавап алырга тиеш.

"Халык контроле"нә юлланган бер хәбәр дә җавапсыз калмый. Чөнки системадагы 26 категориянең һәрберсе ведомстволарга беркетелгән. Алар исә үз чиратларында гаризалар чишелеше өчен җавап бирәләр. Системаның эшләү статистикасы белән халык үзе дә танышып бара ала.

Бүгенге көнгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, "Халык контроле"нә безнең районнан 279 хәбәр теркәлгән. Шуларның 227се хәл ителгән, 45 белдерү буенча эш планлаштырылган, 5 гариза нигезләнеп кире кагылган. Системадан файдаланучылар "Юл хәрәкәтен оештыру" буенча - 105, "Территорияне төзекләндерү" белән бәйле - 102, "Кәрәзле телефон элемтәсе"нә - 7, "Поликлиника, дәваханә"гә - 4, "Уңайлы мохит", "Балалар бакчалары", "Җәмәгать транспорты" категорияләренә икешәр гариза калдырганнар.

Кукмаралылардан алынган соңгы хәбәрләрнең икесе кәрәзле телефон элемтәсе турында. "Березняк авылының Ленин урамында "МТС" кәрәзле элемтә операторының сыйфаты начар: элемтә тотрыклы түгел, даими рәвештә сөйләшүләр өзелә. Кәрәзле телефон элемтәсенең сыйфатын яхшыртуыгызны сорыйм", - дип яза бер райондашыбыз. Шулай ук әлеге авылда "Билайн" кәрәзле элемтәсе дә начар эшли икән.

Республиканың элемтә һәм информатизацияләү министрлыгы заявкаларны "Мобиль системалар" һәм "Вымпелком" җәмгыятьләренә юллый. Алардан исә мондый җаваплар алынган: "Кызганычка каршы, агымдагы елда әлеге җирлектә кәрәзле элемтәне яхшырта алмыйбыз. Тиешле җайланма урнаштыру, мөмкинлек булса, алдагы елларда "МТС" челтәрләрен төзү планына кертелер". "Вымпелком" җавабыннан күренгәнчә, "Билайн" кәрәзле телефон элемтәсе төзелеше киләсе елның планына кертелмәгән.

Поселокның Лесная урамындагы 1-12 йортлар янында баганаларда ут янмый. Шулай ук Эшчеләр тыкрыгы һәм Ленин урамнары чатында да ут юк, дип яза Азат исемле берәү. Кукмараның Степан Разин урамы, 81 йорт яны да яңгырлы көннәрдә бик пычрак, юлга вак таш җәелмәгән икән. Гаризаның комментарийлар өлешендә: "Әлеге юлдан биш күпфатирлы, ике шәхси йорттан балалар мәктәпкә йөриләр, әти-әниләр балаларын бакчага илтә", - дип тә үз фикерләрен белдерүче бар. Мөрәҗәгатькә 77 кеше "теләктәшлек" тамгасы куйган. Бу сорауларга җаваплар район Башкарма комитетыннан алынган: "Урам утлары мәсьәләсе киләсе елга хәл ителәчәк. Территорияне төзекләндерү эшләре дә 2016 елга каралган".

Садовая урамыннан исә тротуарның начар сыйфатлы булуын, ә кайбер урыннарда бөтенләй булмавын билгеләп үткәннәр, 4нче мәктәпкә кадәр җәяүлеләр юлы ясарга кирәк, алайса укучылар машина юлыннан йөри, диелгән, фоторәсемнәр дә беркеткәннәр. Биредә төзекләндерү шулай ук киләсе елда көтелә икән.

16 сентябрьдә аноним рәвештә юлланаган хат мондыйрак: "Район үзәк дәваханәсенең балалар консультациясендә ни өчен барлык кабинетлар да бер урында түгел икән? Әйтик, УЗИ башка блокта калган. Кечкенә балалар белән медицина тикшеренүе узганда вакытны аз сарыф итү өчен бу мәсьәләне хәл итсәгез иде". Сорауга Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы: "Бүгенге көндә өстәмә УЗИ аппараты алу өчен мөмкинлекләр юк", - дип җавап биргән. Комментарий буларак калдырылган хәбәрдә Лилия исемле райондашыбыз, киресенчә, балалар поликлиникасының уңайлы, якты һәм иркен булуын язган, рәхмәт сүзләрен ирештергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев