Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гомумуми битлек режимына күчү кукмаралыларның тормышын ничек үзгәртер?

Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен, тиешле таләпләрне үтәмәүчеләргә административ чаралар күреләчәк.

Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатында, 28 октябрьдән Роспотребнадзор илебездә мәҗбүри битлек кию режимын кертте. Аны кешеләр күпләп була торган урыннарда, җәмәгать транспортында, таксида гына түгел, лифтта, парковкаларда да кияргә кирәк.
Шулай ук җәмәгать туклануын, тамаша-күңел ачу чараларын оештыручы юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә 23:00 сәгатьтән 6:00 сәгатькә кадәр хезмәт күрсәтү тыела, диелә карарда.
- Ведомство белгечләре җәмәгать туклану урыннарының гына түгел, ә райондагы  барлык обектлар, мәгариф учреждениеләре эшчәнлеген дә күзәтә. Атна саен җиде мәктәптә тикшерү үткәрелә. Балаларны кабул итү, азык-төлек блогы эше ничек алып барылуы, мәктәпкә кергәндә температура үлчәнүе, тәнәфесләр  вакытында режим саклануы һәм башка бик күп нәрсәләр игътибарга алына. Хокук бозулар ачыклаганда, бу көнгә кадәр кисәтүләр белән чикләндек. Әмма коронавирус тирәсендәге вәзгыять киеренке булу сәбәпле, моннан соң административ җәза чаралары күрәчәкбез. Гражданнар өчен 500 сумнан алып, юридик затлар өчен 10 мең сумнан башлап штраф салына. Кабат яки тупас хокук бозулар булганда (ягъни тирә-юньдәгеләрне зарарлану куркынычы тудыра торган хәлләр), штраф суммасы арта: гражданнар өчен – 15 мең сумнан, юридик затлар өчен – 500 мең сум башлап, - дип сөйләде “Роспотребнадзор” идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарындагы Татарстан буенча территориаль бүлеге җитәкчесе урынбасары Анатолий Кириллов.
Җирле ведомствода аңлатуларынча, вак хокук бозулар Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең территориаль бүлегендә карала, ә 500 мең сумнан алып административ хокук бозулар чара күрү өчен судка җибәрелә.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында территориаль бүлеге гражданнардан барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүне сорый.


Фото: ИА «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X