Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фоторепортаж: “Зөләйха күзләрен ача” фильмын Кукмарада ничек төшерәләр?

Безнең районда крестьяннарның сөргенгә җибәрелү күренеше төшерелә

Бүгенге көннәрдә Мәчкәрә авылында Казан шагыйрәсе Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы буенча “Россия-1” телеканалы өчен “Русское” кинокомпаниясе фильм төшерә. Әсәрдә татар хатыны язмышы турында бәян ителә. 1930 елның кышында крестьян хатыны Зөләйханың ирен үтерәләр, ә аны башка йөзләгән күченеп китүчеләр белән бергә Себергә озаталар.

Исегезгә төшерәбез: язучының шушы китабы буенча фильм төшерү Казанда, Пермь өлкәсендә, Лаеш һәм Яшел Үзән районнарында барды инде. Төркем безгә Яшел Үзәннән килде, алар анда Зөләйханың гаиләсен кулак итеп сөрелү күренешен төшергәннәр.

Төп рольне театр һәм кино артисты Чулпан Хәмәтова башкара. Башка рольләрдә Юлия Пересильд, Александр Баширов, Евгений Морозов һәм башка танылган артистлар уйный. Ә безнең районда крестьяннарның сөргенгә җибәрелүе төшерелә.

- Роман миңа бик ошады. Китап үзенең бай эчтәлеге, язу стиле, стилистик үзенчәлеге белән үзенә җәлеп итә. Шуңа да аерыла алмыйча, берсулышта укып чыктым. Фильмда мин дин эшлеклесе –  мулла образын башкарам. Әлеге рольгә сайлаганда, режиссер миңа: “Синең күзләрең артык йомшак, “добрые”, диде. Юк, мин – усал, дип җавап кайтардым. Кинода талант түгел, ә типаж, тышкы кыяфәт, сөйләшү манерасы беренче урында тора. Фильмны профессионаллар, үз эшенең осталары төшерә, - дип сөйләде Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин.

фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk