Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фоторепортаж: Нормабаш авылында тантаналы рәвештә герой-якташлар монументы ачылды

Мемориаль тактада Беренче бөтендөнья һәм Гражданнар сугышларында катнашкан, Бөек Ватан сугышында һәләк булган, сугыштан кайтып вафат булган һәм тыл ветераннары каһарманнары чагыла

Бүген Нормабаш авылында зур вакыйга булып узды: Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 73 ел үткәннән соң, шушы авылда әлеге канкойгыч сугышта Җинү көнен якынайту өчен үзләренең гомерләрен биргән, көнне-төнгә ялгап, кырларда, фермаларда фидакарьләрчә эшләгән, бер гаепсезгә лагерьларда, зинданнарда газап чиккән авылдашлары исемнәрен мәңгеләштергән мәһабәт монумент ачылды. Әлеге монументка исемнәре язылган кешеләрнең һәркайсы: инде гүр иясеме яисә алар бүгенге матур фани дөньяның рәхәтен күреп гомер кичерәләрме – барысының да башыннан авыр сынаулар үткән. 

- Чыннан да, бу – бик зур тантана. Инде сугыш беткәннән соң 73 ел үтсә дә, аның яралары әле йөрәкләрдә саклана. Чөнки Бөек Ватан сугышы һәр гаиләгә кагылган. Шушы мемориаль тактада Беренче бөтендөнья һәм Гражданнар сугышларында катнашкан, Бөек Ватан сугышында һәләк булган, сугыштан кайтып вафат булган һәм тыл ветераннары каһарманнары чагыла. Безнең хәтеребез буыннан-буынга тапшырылырга тиеш, - дип билгеләп үтте үз чыгышында район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина.

фото: Алсу Гатауллина, "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев