Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фоторепортаж: Кукмарада үткәрелгән республика август киңәшмәсендә Рөстәм Миңнеханов катнашты

Татарстан Президенты мәгариф хезмәткәрләре алдына белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә зур бурычлар йөкләде

Бүген районыбызда мәгариф хезмәткәрләренең республика киңәшмәсе  үткәрелде. Үткән уку елына йомгак ясау белән беррәттән, белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә алда торган бурычлар турында сөйләшенде.

Искәртеп үтик, 22 августта Кукмара 250 кешене – республика районнарының Башкарма комитеты җитәкчеләрен, мәгариф идарәсе начальникларын, аларның урынбасарларын кабул итте. Кунаклар иң элек Кукмара аграр көллиятендә, шәһәребезнең күппрофильле лицеенда һәм гимназиядә, балалар бакчаларында, “Галактика” иҗат йортында булып, аларның эшчәнлекләре белән таныштылар. Соңыннан район Мәдәният йортында “Россия Федерациясенең мәгариф стратегиясе: Татарстан Республикасында аны тормышка ашыру юллары” дигән темага үткәрелгән секция утырышында катнаштылар. Анда Татарстанның фән һәм мәгариф министры Рафис Борһанов, аның урынбасарлары, мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова, республиканың милли музее директоры Гөлчәчәк Нәҗипованың чыгышлары тыңланды.

Районыбыз кунакларны зур әзерлек белән каршы алды. Шул уңайдан шәһәр һәм авылларда күләмле төзекләндерү эшләре башкарылды. Алар август киңәшмәсеннән соң да юкка чыкмаячак, район халкына игелекле хезмәт итәчәк. Күппрофильле лицейда сафка баскан остаханәне генә алсак та, аның укучыларның сәләтләрен үстерү, хезмәт күнекмәләре бирү, һөнәр сайларга булышуга кертәчәк өлеше бәхәссез. Районыбыз халкына элек-электән эшлекле, тырыш дигән бәя юкка гына бирелмәгән. Яшь буында да шушы сыйфатларны тәрбияләү өчен мәктәпләрдә, Кукмара аграр һәм Лубян урман-техник  көллиятләрендә эзлекле эш алып барыла.

Бүген киңәшмә кысаларында районыбызга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Ул Вахитов исемендәге хуҗалыкта, аграр көллияттә, шәһәрнең “Йолдызлык” балалар бакчасында булды, үзәк стадионда Ринат Мөхәммәтшин кубогына бара торган футбол турниры уеннарын тамаша кылды, күппрофильле лицейның яңа төзелгән остаханәсе белән танышты. Район Мәдәният йортында быел бердәм дәүләт имтиханнарында йөз балл җыйган егетләр һәм кызлар белән очрашты. Соңыннан Президент Аппараты, Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы хөкүмәте, министрлык һәм ведомстволар, җәмәгать оешмалары  вәкилләре, район башлыклары катнашында пленар җыелыш үткәрелде.

- Татарстан – интенсив үсеш юлындагы төбәк. Аны конкуренциягә сәләтле, иҗади фикер йөртүчән, югары хәзерлекле, квалификацияле
яшь кадрлар белән тәэмин итү бүгенге мәгариф тармагының эшчәнлегенә бәйле. Без әлеге тармакка зур чыгымнар сарыф итәбез. Алар барысы да киләчәккә инвестиция булып торалар, - диде Рөстәм Миңнеханов, мәгариф хезмәткәрләре алдына белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә зур бурычлар йөкләп.

Район башлыгы Сергей Димитриев:
Мәгариф тармагына игътибарны арттыру – киләчәгебезнең ныклы нигезе ул. Шуңа да районыбызда балаларга белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләре иң җитдиләрдән санала. Район бюджетының иң зур өлеше – 70 проценттан күбрәге әлеге тармакны финанслауга тотыла.

Районның белем бирү учреждениеләренең даими һәм максатчан эшчәнлеге ярдәмендә укучыларның уку программасын үзләштерү дәрәҗәләре арта бара. Бердәм һәм төп дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре, балаларның төрле конкурсларда, фестивальләрдә, халыкара, федераль, төбәкара, республика һәм муниципаль дәрәҗәдәге ярышларда ирешкән күрсәткечләре дә шул хакта сөйли. 

Бүгенге заманча мәгариф эшчәнлегенең үзенең иң яхшы традицияләрен саклаган хәлдә, илебезнең дөньяви нормативларга һәм стандартларга тиңләштерелгән белем бирү тенденцияләренә таянырга тиешлеген яхшы аңлыйбыз. Кеше капиталының дәрәҗәсен арттыруга бары тик белем бирүне интенсив үстерү нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин.
Үзенең һөнәр осталары белән гасырлардан гасырларга дан тоткан районыбызның бүгенге көндәге уңышларын мәгариф өлкәсендә заманча таләпләргә җавап бирерлек белем һәм тәрбия бирү белән бәйлибез.

Районның 2030 елга Стратегиясе буенча икътисадның базар секторында ике меңгә якын яңа эш урыннары булдыру фаразлана. Бу стратегик бурычны тормышка ашыруны укучыларны районның хезмәт коллективлары белән таныштырудан башладык. Балалар бакчалары, мәктәп, һөнәри белем бирү көллиятләре, өстәмә белем бирү оешмалары һәм бизнес-структура җитәкчеләре очрашып, хезмәттәшлек буенча бурычлар билгеләделәр. Барлык белем бирү оешмаларының предприятиеләргә экскурсияләр оештыруы балаларда районда булган һөнәрләргә кызыксыну уятты. Эре предприятиеләр мәктәпләргә шефлык итүне яңартып җибәрде.

2015 елда киез итек-киез комбинатының легендар җитәкчесе Шамил Әхмәтшин инициативасы белән башланган эшчәнлекнең нәтиҗәсе булып, 2017 елда Кукмара аграр көллиятенең Кукмара шәһәрендә ачылган ресурс үзәгендә киез итек-киез комбинаты, металл савыт-сабалар заводы, Кукмара тегү фабрикасы уку һәм практика бүлмәләрен җиһазлады. Узган уку елында киез итек-киез комбинаты, тегү фабрикасы, көллият һәм әти-әниләр арасында 3 яклы килешү төзелде. 20 укучы ел дәвамында 500 сум стипендиягә берәр мең сум өстәмә түләү алып, тегүче һөнәрен үзләштерделәр. Бу эш яңа уку елында дәвам итәчәк.

Районның өметле киләчәген белемле җитәкчеләр, югары квалификацияле белгечләр һәм эшчеләр булдыруы бәхәссез.

Дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, мәгариф оешмалары, эш бирүчеләр һәм әти-әниләрнең күмәк хезмәте белән район мәгарифе алга таба да ирешелгәннәр белән канәгатьләнмичә, белем һәм тәрбия бирүдә инновацион алымнар кулланып, югары нәтиҗәләргә ирешер дип ышандырасы килә.

фото: Эльвира Мөбарәкшина, "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев