Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Зур Кукмарада “Татар кызы-2018” конкурсының зона этабы үтте

Бәйгедә Олыяз, Байлангар, Ядегәр, Вахит, Каенсар, Зур Кукмарадан килгән кызлар көч сынашты

Зур Кукмара мәдәният йортында “Татар кызы-2018” конкурсының зона этабы үтте. Бәйгедә Олыяз, Байлангар, Ядегәр, Вахит, Каенсар, Зур Кукмарадан килгән кызлар “Татар кызы” исемен алу өчен көч сынашты. Алар сәхнәдә үзләре белән таныштырдылар, театраль күренеш һәм аш-суга осталыкларын күрсәттеләр, җырладылар, биеделәр һәм жюриның төрле сорауларына җаваплар бирделәр. 

-“Татар кызы-2018” бәйгесендә катнашырга тәкъдим иткәч, мин бик сөендем. Чөнки минем бу конкурс турында беренче тапкыр гына ишетүем түгел иде, катнашырга да теләдем. Һәм менә минем хыялым чынга ашты. Бәйге биш этаптан тора, аларның һәрберсендә безгә талантыбызны һәм иҗади осталыкларыбызны күрсәтергә кирәк, - диде Вахит авылыннан килгән конкурсантка Рания Хөсәенова.

фото: Алсу Гатауллина, "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев