Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Язын Кукмарадан 60 ир-егет армия сафларына алыначак

Район хәрби комиссариатында хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең утырышы булды

Армия сафларына язгы чакырылыш чорында безнең районнан алтмыштан артык егет хезмәт итәргә китәчәк. Бу уңайдан район хәрби комиссариатында хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең утырышы булды. Комиссия әгъзалары, егетләрнең медицина тикшерүе нәтиҗәләре белән танышып, аларның солдат булырга ни дәрәҗәдә яраклы икәнлекләрен тикшерделәр, егетләрне берәм-берәм чакырып, үзләре белән сөйләштеләр. Шунысы сөенечле: аларның барысы да армиягә барырга теләкләрен белдерде.

-Хәрби хезмәткә чакырылучыларның күбесе урта махсус һәм югары белемгә ия. Алар бер ел хезмәт итәчәк. Күпчелек һава-десант гаскәрләренә, диңгез пехотасына җибәрелүләрен телиләр. Әмма кайсы гаскәрләргә билгеләнүләре аларның сәламәтлек торышына бәйле, - ди район хәрби комиссариатының хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге җитәкчесе Наил Гаптрәүпов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев