Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: “Татармультфильм” берләшмәсенең иҗади бригадасы Кукмара сәнгать мәктәбе укучылары өчен мастер-класс үткәрде

Анда Татарстан Республикасында булган вакыйгалар, безнең халык күргән авырлыклар турында сүз барды

Бүген Кукмараның иҗат академиясендә “Век Татарстана-2” халык проекты кысаларында “Татармультфильм” берләшмәсенең иҗади бригадасы булып китте. Рәссам-аниматорлар сәнгать мәктәбенең рәсем бүлегендә укучыларга зур булмаган тарихи  видеоролик күрсәттеләр. Анда Татарстан Республикасында булган вакыйгалар, безнең халык күргән авырлыклар турында сүз барды. Аннан соң аниматорлар мультфильм төшерү тәртибе белән таныштырдылар. Укучылар үзләре дә безнең шәһәргә багышлап иллюстрацияләр ясадылар.

- Бүген без “Век Татарстана-2” дигән зур проект белән килдек. Ул ТАССР оешуның 100 еллыгына багышлана. Проектның максаты - республиканың барлык районнарының гербларына багышланган мультфильм төшерү. Катнашучылар санына караганда әлеге проект чыннан да халыкчан булды һәм мультфильм буларак Россиянең рекордлар китабына керде. Ә быел без Гиннес рекордлар китабына керергә планлаштырабыз, - дип сөйләде рәссам-аниматорлар. -  Ә бүгенге мастер-класста катнаша алмаган укучылар үзләренең шигырь һәм рәсемнәрен түбәндәге электрон адреска юллый алалар: konkurs.@вектатарстана.рф

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk