Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Танылган татар блогерлары блог-тур кысаларында Кукмара районында булдылар

Татар блогингы йолдызлары социаль челтәрләр турында, аларның ничек эшләве, тискәре-уңай яклары хакында сөйләделәр, эчтәлеге формалашу, аккаунтларның үсеше, абүнәчеләр санын арттыру ысуллары буенча тәҗрибәләре белән уртаклаштылар

Танылган татар блогерлары Ринат Галиәхмәтов (tatar_malay) һәм Илназ Габидуллин (kizik_mizik) блог-тур кысаларында Кукмара районында булдылар. Бу чарада район прокуроры Ришат Шакиров та катнашты. Очрашу Зур Кукмара күпфункцияле үзәгендә үтте. 

Татар блогингы йолдызлары социаль челтәрләр турында, аларның ничек эшләве, тискәре-уңай яклары хакында сөйләделәр, эчтәлеге формалашу, аккаунтларның үсеше, абүнәчеләр санын арттыру ысуллары буенча тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Моннан тыш, социаль челтәрләрдән файдаланучылар арасында хәзерге заман татарларына, аларның тормышы һәм традицияләренә, бүгенге мәдәнияткә багышланган #БикЯхшы конкурсы әлеге очрашуның бер темасы булды. 

Иң беренче итеп якташыбыз – Вахит авылы егете Илназ Габидуллин сүз алды, ул үзе һәм проект турында сөйләде. 

- 2011 елда ВКонтакте социаль челтәрендә kizik_mizik төркемен төзедем. Бүгенге көндә 186 мең абүнәчем бар. Барлык хәбәрләрне дә татар телендә язам. Күпләр ни өчен “Кызык-мызык” дип кызыксына. Мин бары тик “кызык” сүзенә рифмалы сүз эзләп таптым. 2016 елда Ринат Галиәхмәтов белән таныштык. Ул миңа әлеге төркемне инстаграмга күчерергә тәкъдим итте. Хәзер анда да 117 мең абүнәче җыелды. Һәрвакыт позитив хәбәрләр генә язарга тырышам, - диде блогер.

фото: Эльвира Мөбарәкшина, "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев